Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Грециядә ял вакытындагы фаҗига: хатыны үлгән, ире сырхауханәдә, балаларын Татарстанга кайтаралар

Татарстаннан Грециягә ял итәргә барган 41 яшьлек ханым вафат булган. Бу хакта Россиянең Грециядәге илчелеге хәбәр итте.

news_top_970_100
Грециядә ял вакытындагы фаҗига: хатыны үлгән, ире сырхауханәдә, балаларын Татарстанга кайтаралар

Ханымның үлү сәбәбе хәбәр ителми. Аның ире авыр хәлдә сырхауханәгә озатылган. Ике баласын Татарстанга кайтарып җибәргәннәр. 

Гаилә Херсонес шәһәренә ял итәргә биш көн элек килгән булган. 41 яшьлек ханым кисәк кенә үзен начар хис итә башлый һәм кунакханәдә егыла. Табиблар килеп җиткәнче ул вафат була.

45 яшьлек иренең дә хәле бик авыр була - ул аягында да басып тора алмый. Табиблар аның хәленең ни өчен кисәк начараеп китүен әлегә ачыклый алмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100