news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Грекча салат рецепты

Салатның ингредиентларын бергә салып болгатырга яки аларны аерым тәлинкәләргә бер-бер артлы салып барырга мөмкин.

news_top
Грекча салат рецепты

Салат өчен: 1 яңа өзелгән кыяр, 2-3 уртача помидор, ярты татлы борыч, ярты кызыл суган, салат яфрагы, 50 грамм зәйтүн җимеше, йомшак сортлы сыр (фета, брынза), ярты лимон согы, анар соусы, зәйтүн мае, тоз.

Кыярны ярымтүгәрәк, помидорны эрерәк, татлы борычны саламлап, суганны ярымбоҗралап, сырны шакмаклап, зәйтүн җимешен боҗралап турарга яки бөтен килеш салырга. Ингредиентларны барысын бергә болгатырга мөмкин, аерым тәлинкәләргә ясаган очракта һәркем үзе болгатып ашый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар