Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Грекча кабак рецепты

Бик җиңел әзерләнә торган ризык.

news_top_970_100
Грекча кабак рецепты

«Әгерҗе хәбәрләре» газетасыннан грекча кабак пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 400 г кабак, 1 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы томат пастасы, 1 чәй кашыгы кипкән базилик, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 аш кашыгы су, тәменчә тоз һәм борыч.

Кабакның кабыгын чистартабыз да шакмаклап турыйбыз. Зәйтүн мае салып, табада 5-7 минут кыздырабыз. Тоз, борыч һәм базиликны өстибез дә бераз кызыдырып алабыз. Томат пастасын, изелгән сарымсакны кушып, бераз су өстибез.

Өстенә фольга каплап, 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 25-30 минут пешерәбез. Әзер булгач, ит яки балык кәтлите белән табынга бирәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100