Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Грек журналистлары, Украина президенты Зеленский кортежына ракета белән атканнар, дип яза

news_top_970_100
Грек журналистлары, Украина президенты Зеленский кортежына ракета белән атканнар, дип яза

Грек газетасы «Prototema» ,Одесса шәһәрендә Украина президенты Владимир Зеленскийның кортежы утка тотылган, дип яза. Журналистлар язуынча, Греция премьер-министры Кириакос Мицотакис белән очрашырга килгән Украина президенты автомобильләренә ракета белән атканнар. Ракета грек делегациясеннән 150 метр ераклыкта шартлаган. Греция премьер-министры һәм Греция делегациясенә зыян килмәгән.

«Барысы да тәртип», – дип хәбәр итә Греция делегациясе составындагы дәүләт министры Ставрос Папаставру (РИА Новости).

«Prototema» язуынча, Мицотакис һәм Зеленский гадәти режимда аралаша.

Украина мәгълүмат чаралары да, Владимир Зеленский ракета һөҗүм булган чакта Одессада булган, дип яза. Ул портка барган, порт утка тотылган. Әмма Зеленскийның Одессага баруы турында әлегә рәсми хәбәр булмады.

«Типичная Одесса» каналы язуынча, ракета һөҗүме дәүләт башлыклары очрашуын әзерләгән комиссиягә эләгергә мөмкин.

Бу хакта «Российская газета» да язып чыкты.

Соңрак Зеленский дөрестән дә ракета һөҗүме булуын хәбәр итте. Аның әйтүенчә, һөҗүм вакытында үлүчеләр һәм яраланучылар бар. Греция премьер-министры әйтүенчә, якында гына сирена тавышын ишеткәч, алар имин урынга китеп котыла алганнар. «Бу – бик нык истә кала торган тәҗрибә», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100