Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гражданнарның кайсы категорияләре җир салымына түләгән акчасының бер өлешен кире кайтарырга хокуклы?

Гражданнарның кайсы категорияләре җир салымына түләгән акчасының бер өлешен кире кайтарырга хокуклы?

news_top_970_100
Гражданнарның кайсы категорияләре җир салымына түләгән акчасының бер өлешен кире кайтарырга хокуклы?

Җавап:28.12.2017 кабул ителгән 436-ФЗ номерлы Федераль канун нигезендә 2017 нче елдан башлап җир өчен түләнгән салымнан бер җир кишәрлегенең 600 кв.метрының кадастр бәясе күләмендә акчаны кире кайтарып алырга мөмкин.

Салымнан чигерү “льготалы” категорияләргә кергән кешеләрнең җир кишәрлекләренә карата кулланыла, гражданнарның бу категорияләре РФ Салым кодексының 391 нче маддәсе 5 нче пунктында күрсәтелгән: Советлар Союзы, Россия Федерациясе геройлары, I һәм II төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы һәм сугыш гамәлләре ветераннары һ.б., шулай ук закон нигезендә каралган пенсия алучы барлык пенсионерлар.

Аерым бер муниципаль берәмлектә кабул ителгән салым ташламалары турында тулы мәгълүмәтне Россия салым хезмәте www.nalog.ru интернет-сайтының “Электрон хезмәтләр” бүлегенең “Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмәт” ресурсы аркылы белергә була.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100