Госуслуги сайты аша җанисәптә ничек татар булып язылырга?
Халык санын алуда татар булып язылу өчен 5 адым.
1. Gosuslugi.ru сайтына керегез.
2. «Пройти перепись населения» хезмәтен сайлагыз.
3. Исәп битләрен тутырыгыз.
4. «Тагын нинди телләр беләсез?» дигән 13 нче пунктта беренче итеп «Татар телен» сайлагыз. 14 нче «Туган телегез» пунктында — «Татар телен» сайлагыз. Ә «Милләтегез» дип аталган 16 нчы пунктта «Татарин (татарка)» дип языгыз.
5. «Тәмам» тамгасына басыгыз.
Әзер! Сез татар милләте вәкиле булып язылдыгыз!