Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гошер сәдакасын акчалата бирергә ярыймы?

Үзең үстергән уңыштан өлеш чыгарып, гошер сәдакасын мохтаҗларга ел дәвамында бирергә була.

news_top_970_100
Гошер сәдакасын акчалата бирергә ярыймы?
Әлеге сорауга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова җавап бирде:


 Кеше үзе үстергән авыл хуҗалыгы уңышыннан гошер сәдакасын акчалата да бирә ала. Мәсәлән, гадәттә, гошернең күп өлешен бәрәңге тәшкил итә. Без бүген бәрәңгенең бер килограммы ничә сум торганын беләбез икән, үзебез үстергән «икенче икмәк»тән гошер сәдакасын мохтаҗларга акчалата бирергә ярый.

Гошер сәдакасын ел дәвамында бирергә була. Бөтен кешенең дә яшелчә саклар урыны юк, баздагы бәрәңгеңнең бер өлешен гошер сәдакасы итеп яз көне тапшырам дип ниятләргә һәм яз җиткәч бирергә дә мөмкин. Кемгә тапшырырга белмәгән очракта, райондагы мөхтәсибәтләргә, Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» фондына, нәзарәтнең социаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Районнардагы мөхтәсибәтләр гошер сәдакасын халыкны социаль яклау органнары белән берлектә урнаштыра. 

Шулай ук гошер сәдакасын кабул итеп алырга мөмкин мохтаҗлар да ТР Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә оялмасыннар иде, дип әйтәсе килә.

Гошер сәдакасы гына түгел, гомумән, хәер җәмгыятьне тигезләү, ачу-нәфрәтләрне бетерү өчен бирелә. 


Ислам динендә гошер – ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Зәкят сәдакалары фәкыйрь, мескен, күңелләре дингә җәлеп ителер кешеләргә, Аллаһ юлындагыларга бирелә. Гошер күләме: җирдә яңгыр суы белән үскән уңышның 1/10 өлеше; су сибеп үстергән уңышның  1/20 өлеше.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Төрле темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100