Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзен чаккан гөрзәне тотмакчы иде». Ике тапкыр елан чаккан ир-ат һәлак булган

news_top_970_100
«Үзен чаккан гөрзәне тотмакчы иде». Ике тапкыр елан чаккан ир-ат һәлак булган
"Татар-информ" архивы

Дагыстанда елан чаккач, 37 яшьлек ир-ат һәлак булган. Гөрзә еланы чаккач, ир-ат аны тотып алмакчы була, елан ир-атны кабат тешли. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, ир-ат дуслары белән бергә табигатьтә ял итә. Алар биредә төн кунарга кала. Шул чакта бу кешеләргә елан һөҗүм итә. Ул 37 яшьлек ир-атны чага. Бу ир-ат исә еланны тотмакчы була, гөрзә аңа икенче тапкыр һөҗүм итә.

Ир-атны Республика клиник хастаханәсенә илткәннәр, ул шунда үлгән.

Профессор Магомед Иманалиев сүзләренчә, хастаханәгә китергәч, беренче сәгатьтә бу ир-атның сул кулы бик каты шешкән. Кулда ике тапкыр елан тешләгән эзләр күренә. Кул зәңгәрләнеп килә, сулы шешләр белән каплана.

Ир-атның хәле начарлана бара, аны ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Ләкин 37 яшьлек ир-атны коткара алмыйлар.

Гөрзә еланы Кавказда иң зур еланнардан санала, ул 2 метрга кадәр озынлыкта булырга мөмкин. Бу елан бик агулы, ул тешләгәч, кеше 2 сәгать эчендә үләргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

  • Гөрзә – кара еланнар семьялыгыннан соргылт сары яки кызгылт көрән өстенә коңгырт таплары булган агулы елан.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100