Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Горурланып яшим җирдә, татар булып»: Фирдүс Тямаевтан яңа җыр

Җырчы Фирдүс Тямаев, татар яшьләренә багышлап, яңа җыр яздырган.

news_top_970_100
«Горурланып яшим җирдә, татар булып»: Фирдүс Тямаевтан яңа җыр

Фирдүс Тямаев инстаграм сәхифәсенә татарларга багышланган өр-яңа җырын урнаштырган.

«Без һәр төбәктә яшәгән татарларга, бигрәк тә яшьләргә багышлап җыр яздык. Кая гына булсагыз да, үзегезнең телегездә сөйләшегез», — дип өнди җырчы милләттәшләрен.

Фирдүс Тямаевның күпчелек инстачылары, җырны тәнкыйтьләп, комментарийлар калдырганнар. «Сүзләре аңлашылмый», «Сүзләре татарча булса да, көе маңкортча», «Көе йомшаграк кирәк иде», — дип яза алар.

«Гафу итегез, беренче тапкыр җырлавым бу җырны», — дип җавап кайтара аларга Фирдүс. 

Әлеге дәртле җырны ошатучылар да җитәрлек. «Синең бөтен җырың кәефне күтәрә», «Үтергеч булган бу, молодец», — дип язганнар алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100