Бакчада эшләр башланыр чак җиткәч, хатын яңа фикер кертте. Без дөрес эшләмибез икән. Гороскоп буенча яшәү бик тә уңышлы булуын бакчадагы күршеләрдән белгән. Тегеләр һәр адымнарын йолдызлар аша чутлыйлар, барлык үсемлекләрне ай календаре буенча утырталар, ди. Шуңа күрә безнең бәрәңгеләр рогаткага куеп атарга гына яраклы икән, ә аларныкы 2 төптән – 1 чиләк.
Мин хатынга аңлаттым, без үзебезнең «борчакларны» үзебез җыеп алабыз. Кемгә кирәк алар? Ә күршеләрнең ул шаккатыргыч уңышларын инде 5нче ел рәттән урлыйлар, сабаклары гына кала. Компост өчен ярый инде, ләкин хатын белән бәхәскә керү файдасыз. Ярар, астролог календарен кулланып яшәрбез. Берочтан йолдызлар алдамый икәнлеген дә белермен.
Дүшәмбе. Миңа гороскоп буенча «бик тә шәп компания белән аралашу» куелган, ә хатынныкына – «табигатьтә булу». Әйтәм моңа: «Җыен да бакчага бар. Җир инде җылынган, бәрәңге утыртырга вакыт. Ай вакыты буенча шулай. Берочтан күзәнәкләрен алып барырга да кирәк. 2 генә капчык булса да. Хәзер автобуслар яхшы йөри». Ул мине «әйбәтләп» ачуланды, ләкин китте. Ә мин, яхшы гына аралашу өчен, мужиклар янына гаражга киттем.
Сишәмбе. Иртән, кичәгедән соң көчкә аңга килеп, гороскопка төбәлдем. Ышанмассыз! Минем тагын «шәп компания белән аралашу». Хатынныкы – «табигатьтә булу». Бер уйласаң, бер дә начар түгел. Вакыты шундый: 1 көн елны туендыра! Хатынга гороскопны күрсәтәм. Ул кычкыра: «Аны синең кебек алкаш төзегән!» – ди. Нишләсен, китте инде. Мин күрше хатыны янына кереп киттем. Гороскоп турында сөйләдем. Бурычка баш төзәтергә алдым. Күршем, кызыксынып: «Карале, гороскоп буенча минем нәрсә икән?» – дип сорады. Анда язылган: «Озакка ялгыз калмагыз». Көлде рәхәтләнеп: «Әгәр дә ирем моны укыса, балыкка ике аягының берсен дә атламас иде!..» – ди.
Чәршәмбе. Уянуыма, хатыным инде юк иде. Өстәлдә язу калдырган: «Кадерле Кәҗәмөгез! Мин бакчага киттем». Гороскопка карасам, анда: «Берәүгә дә ышанмагыз, сезне алдарга мөмкиннәр». Ә хатынныкы: «Үзегезнең тормышны корыгыз. Кемне яратасыз, шуңа булыгыз». Чаптым дачага. Хатынны эзлим. Карыйм, ул анда быел әле бер тапкыр да булмаган икән. Бүген өйгә дә кайтмады...
Пәнҗешәмбе. Иртән иртүк күршем керде. Ул ресторанда повар булып эшли. Миннән тапалган ит ясады... Көчкә караватка барып яттым. Күздән утлар чыкты, әмма гороскопны укый алдым. Бу көнне миңа болай дип язылган: «Үзегезне куркыныч хәлгә куймагыз, сәламәтлегегезне саклагыз», – диелгән. Күршегә «батыр булырга» кушылган. Ул аны күрсәтергә өлгерде инде...
Җомга, бер ай үткәч. Астрологик тәҗрибә ахырына якынлашты. Бүген хастаханәдән чыгачакмын. Соңгы мәртәбә гороскопка карадым. Инде булганыннан начаррагы килеп чыкмас. Миңа: «Файдалы уңышлыклар» дип күрсәтелгән, ә хатынныкы «Мәрхәмәтлерәк булыгыз!» диелгән. Шулай да йолдызлар алдамый. Төштән соң хастаханәгә хатын килде. Чыгуым белән котлады һәм култык таягы бүләк итте. Яңа иреннән икән.
Виктор Веселов, «Чаян» журналы