Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гөрләвек» халык ансамбленең иң яхшы солисты Филүс Хөснуллин Украинада һәлак булган

news_top_970_100
«Гөрләвек» халык ансамбленең иң яхшы солисты Филүс Хөснуллин Украинада һәлак булган
Күгәрчен районы башлыгы Марат Искужин аккаунтыннан

Башкортстанның Күгәрчен районы Морак бистәсендә яшәүче Филүс Хөснуллин махсус операциядә һәлак булган, дип хәбәр итә «Моразым» гәзите. Ул, мобилизацияләнеп, Донецк халык республикасында хезмәт иткән булган, диелә.

«Батыр егетебез Филүс 1992 елның 6 июнендә тату һәм эшчән гаиләдә туа. Әтисе – оста гармунчы, Күгәрчен юл төзү-ремонтлау идарәсенең намуслы эшчесе Рәүф Йәнгир улына охшап, Филүс тә бәләкәйдән сәнгатькә гашыйк булып, биергә дә, спортка да һәвәс булып үсә.

Тыныч йокла, Солдат! Мәктәптә укыганда ук ул үзен төпле белемле, оста биюче, спортчы итеп таныта. Югары белем алгач, Ватан алдындагы изге бурычын үти. Хезмәт юлын суд приставлары хезмәте системасында башлый.

Филүснең киләчәккә хыяллары, максатлары якты булган. Аны озатып килгән хәрбиләр дә: «Офицерлар рәтенә басачак солдат иде, гомеркәйләре генә кыска булды», – дип, тирән үкенечен белдерде.

Матәм чарасында сүз тоткан һәркайсы Филүснең исемен гел яхшы яктан телгә алып, егетнең әти-әнисе Фәрзәнә һәм Рәүф Хөснуллиннарның, кәләше Алинәнең, туганнарының тирән кайгысын уртаклашты.

Яшь егетнең, аеруча батыр егетнең үлеме бик аяныч. Сөекле әти-әнисе, район өчен генә түгел, илебез өчен, әлеге вакытта ил территориясенә дошман кертмәс өчен сакта торучы егетләр өчен зур югалту. Хуш мәңгегә, батыр егет!» – диелә хәбәрдә.

Гөлсирин Харрасова «ВКонтакте» челтәрендә аны «Гөрләвек» халык бию ансамбленең 2004-2010 еллардагы иң яхшы солисты дип атап, видеоролик әзерләгән.

«Авыр туфрагы җиңел булсын. Искиткеч талантлы егет. Туганнарына сабырлык. Авыр югалту», – дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100