Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Горки-Әмәт урманында лабиринт ясау өчен ничә мең кубометр кар киткән?

Парк кунакларыннан лабиринтны ватмауны сорыйлар.

news_top_970_100
Горки-Әмәт урманында лабиринт ясау өчен ничә мең кубометр кар киткән?
https://www.kzn.ru/

Быел Казанның Горки-Әмәт урманында «Cube» үзәге каршындагы мәйданда зур кар лабиринты ачылды. Шәһәрчек тәүлек буе эшли һәм аңа керү ирекле. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Лабиринтны ике атна ясаганнар һәм 15 мең кубометрдан артык кар сарыф иткәннәр. Кар шәһәрчегенең биеклеге 1,5 метр чамасы тәшкил итә. Бу турыда Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итте.

Кардан ясалган конструкция бик нәзберек, аның сакланышы һава шартларына гына түгел, ә килүчеләрнең сакчыл мөнәсәбәтенә дә бәйле. Шәһәрчекнең язга кадәр эшләвен дәвам итүе өчен, аңа сак карау мөһим, шуңа күрә шәһәрлеләрдән конструкциянең өске ягында йөрмәүләрен һәм лабиринт диварларын ватмауларын сорыйлар.

Быел кыш кар аз яуганын исәпкә алсак, лабиринт ясау өчен 15 мең кубометр карны кайдан алганнары гына язылмаган.

Ярдәмче математик таблицаларда 1 кубометр коры кар 125 кг авырлыкта була дип язылган. Лабиринт өчен юеш һәм тыгыз кар кулланганнар дип исәпләсәк, 500 кг булырга мөмкин. Димәк, гади генә исәпләгәндә, 15 мең кубометр карның авырлыгы 7 500 тонна булуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100