Гореф-гадәт: нәрсәләрне чыгарып ташласаң, өйгә кайгы килә?

Пөхтә хуҗабикәләр өйдә артык әйбер тотмый, иске-москыны чыгарып ташлый. Ләкин бар нәрсәне дә җиңел генә чыгарып ташлау дөресме? Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.
Дини китапларны чыгарып ташлау электән начар бәла китерә дип санаганнар. Әгәр бу дини әйберләр туганнардан мирас булып калса, аларны чыгарып ташлау аеруча да куркыныч. Кирәк булмаса, комачауласа, бу әйберләрне башка кешеләргә бүләк итү, яисә дини оешмага тапшыру хәерле.
Чәч һәм тырнакларны ташлау да куркыныч китерергә мөмкин. Эзотериклар фикеренчә, багучылар тырнаклар һәм чәчләрне махсус эзләп йөри. Алар төрле ритуаллар ярдәмендә тырнак һәм чәч ияләренең уңышын, акчасын һәм сәламәтлеген ала дип уйлыйлар. Моның рациональ аңлатмасы да бар - ташланган чәч һәм тырнак бик ямьсез күренеш.
Ипине һич чыгарып ташларга ярамый. Өйдә пешерелгән ипине ташлау хәерчелек китерә, зур гөнаһ санала. Дин ягыннан караганда, ипине ташлау - исраф гамәл.
Сезнең сурәт төшерелгән фотода сезнең энергия була, фотоларны ташларга ярамый. Аларны яндыру сезнең үзегезгә зыян китерергә мөмкин. Туганнарыгызның фотоларын да ташларга, бозарга ярамый. Аларны җыеп куегыз, иң ерак почмакка алып куегыз, тик ташлый күрмәгез. Мәрхүмнәрнең фотоларын ташларга ярый. Андый фотоны яндыру хәерле.
Тоз борын-борыннан тылсымлы әйбер санала. Аны ташларга, дусларга һәм туганнарга әҗәт итеп бирергә ярамый. Тозны бүләк итеп кенә бирү хәерле.
Бу сынамышларга ышану-ышанмау - һәркемнең үз эше. Фәнни яктан алар берсе дә расланмаган.