Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Горбачевның «базар йөзле социализм»ын тормышка ашырган Николай Рыжков вафат

news_top_970_100

СССР Министрлар советының элекке рәисе, экс-сенатор Николай Рыжков 94 яшендә вафат. Бу хакта Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко хәбәр итте, дип яза ТАСС агентлыгы.

«Гаҗәеп якты кеше – Николай Иванович Рыжков китте. Ул – үзе бер чор. Гаҗәеп язмышлы кеше һәм уникаль масштабтагы дәүләт эшлеклесе. Киң күңелле кеше иде», – дип язган Матвиенко Телеграм-каналында.

Валентина Матвиенко әйткәнчә, аның бу сыйфатлары һәр эшендә чагылган. «Ул һәрвакыт эш өчен, нәтиҗә өчен ихлас һәм тирән кайгырып яшәде. Кешеләр өчен, ил өчен. Барысын да күңеле аша уздырды. Һәм бу матур сүзләр генә түгел», – дип өстәгән Матвиенко.

Федерация Советы башлыгы фикеренчә, Рыжков аның өчен гадел, риясыз һәм җаваплы хезмәт кешесенең ачык үрнәге булган. «Үз юлының һәр этабында – завод цехларында да, Госпланда һәм СССР Министрлар Советы идарәсендә дә нәкъ менә хезмәт кешесе булды. Һәм үз хезмәте белән мактауга, хөрмәткә һәм тарихта лаеклы урынга иреште», – дигән ул.

Матвиенко Рыжков белән күптәннән таныш булуын, аның белән бергә озак вакыт Федерация Советында эшләвен дә искә алган. «Николай Ивановичның үлеме – минем өчен шәхси кайгы», – дигән ул.

Николай Рыжков 1929 елда Донецк өлкәсендә шахтер гаиләсендә туа.

Николай Рыжков 1980 елларда СССРның Министрлар советы рәисе иде, ул Горбачевның «базар социализмы»н планлы икътисадны саклап калу белән бергә кертү идеясен хуплый. Чернобыль АЭСындагы авариядән соң төзелгән штабны һәм Спитактагы җир тетрәүдән соң төзелгән штабны җитәкли. СССРның соңгы хөкүмәт җитәкчесе.

Ул бер ел эчендә бик нык популяр, нык җитәкче образыннан (1988 елда Спитакта җир тетрәгәнннән соң) халыкта көлке образына һәм оппозиция тарафыннан «беспомощный большевик» дип йөртелгән халәткә 2 елда (1990 елларга) төшә. Ул заманда СССР җитәкчеләре, берни дә барып чыкмый, дип еш зарлана. Политолог Сергей Марков әйтүенчә, ул чорда совет җитәкчелеге эшлисе урынга зарланырга яраткан. «Совет җитәкчелеге барысын да гуманлы эшләргә теләгән һәм үзен алдадылар дип зарланган. Бу тарих дәресе – ил белән ничек идарә итәргә ярамау үрнәге», – дигән ул.

1991 елда Николай Рыжков РСФСРга президент сайлауда катнаша, 16 процент тавыш җыеп, Борис Ельцинга оттыра. 1991 елда, ГКЧП вакытында, Россия җитәкчелеген яклый. 1995-2003 елларда – Дума депутаты. 2003 елдан – сенатор, 2023 елның 2 октябрендә вазифасыннан китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100