news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гонконг гриппы турында белгечләр: «Ул кадәр үк куркыныч түгел»

news_top
Гонконг гриппы турында белгечләр: «Ул кадәр үк куркыныч түгел»
Фото: © «Татар-информ» архивы

Социаль челтәрләрдә һәм матбугат чараларында «Гонконг гриппы» турында актив фикер алышалар һәм «бик куркыныч» дигән хис тудыралар. Әмма инфекционистлар фикеренчә, сүз яңа куркыныч авыру турында түгел, ә сезонлы штамм турында гына бара. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Гонконг» атамасы бары тик 1968 елда A/H3N2 штаммы беренче тапкыр ачыкланган урынга гына бәйле. Шуннан бирле ул популяциядә «яшәп» кала һәм ел саен яңара, әмма, моңа карап кына, әлегә кадәр куркыныч булмаган.

«Бу гриппны узган елда да күзәттек, һәм быел ул былтыргыдан куркынычрак үтми. Сезонлы гриппның классик картинасын күрәбез», – дип сөйләгән Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Эпидемиология институты директоры урынбасары, Россия Фәннәр Академиясе академигы Александр Горелов.

«Грипп вирусы бик үзгәрүчән, һәр сезон саен яңа вариантлары килеп чыга, алар элеккеләреннән бераз аерылып тора. Әмма йогу юлы һәм таралу тизлеге фундаменталь рәвештә элеккечә кала, хәер, бу хакта ахыргы нәтиҗәне эпидемия сезоны ахырында гына чыгарып була», – дип сөйләгән Пирогов университетының йогышлы авырулар һәм эпидемиология кафедрасы профессоры Мурад Шахмарданов.

Ә аның коллегасы, Ольга Зыкова раслаганча, «Гонконг» гриппы А гриппы вирусының башка штаммнарын йоктыргандагы кебек үк уза. Шулай да, авыруның авыр узуы, өзлегүләр булырга мөмкин, чөнки теләсә кайсы грипп – куркыныч авыру, һәм ул иммунитетка көчле тәэсир ясый.

Гриппны гадәти ОРВИдан кисәк башлануы белән аерырга була, санаулы сәгатьләр эчендә хәл начарлана. Гадәти билгеләре: югары температура, тән сызлау, баш авырту, ютәл.

Авыру картинасы төбәккә карап аерыла: кайдадыр вирус үсә, мәсәлән, Мәскәүдә пик узган инде.

Кагыйдә буларак, Яңа ел каникулларында авыручылар саны кисәк кими, чөнки озын яллар булгач, кешеләр транспортта азрак йөри.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар