Бәйгедә җиңеп, Гомрә хаҗына юллама белән бүләкләнгән егет күз яшьләрен тыеп тора алмаган
Дини мәҗлесләр һәм чаралар алып баручы Марсель Әхмәдуллин социаль челтәрдәге сәхифәсенә күңел кылларын тибрәтә торган видео куйган. Анда ул «Татар азаны» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын алып бара, ә бүләкләнүче егет күз яшьләренә ирек бирә.
«Бөтенроссия «Татар азаны-2025» бәйгесе җиңүчесе Мөхәммәд Фәссаховка төп бүләк – Гомрә хаҗына юллама тапшырганда, ул күз яшьләрен тыя алмады. Моны Аллаһның изге җирләренә чакыруы дип кабул итте», – дип яза ул.
«Без дә сезнең белән елыйбыз», – дип язалар дин кардәшләр, егетнең шатлыгын уртаклашып.