Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гомерне озынайтучы җиде продукт

Рационга фундук, сөт ризыклары, помидор, шоколад кертегез — алар сәламәтлекне яхшырта, гомерегезне озынайтырга ярдәм итә.

news_top_970_100
Гомерне озынайтучы җиде продукт
https://pixabay.com/ru

«МедикФорум» сайты озын гомерлелеккә ирешергә ярдәм итә торган продуктлар исемлеген китергән.

Фундук. Баш миенең һәм организм күзәнәкләренең нормаль эшләвен тәэмин итә, кандагы зарарлы холестерин дәрәҗәсен киметә һәм төрле ялкынсынуларны бастыра торган күп санлы файдалы эшкәртелмәгән май кислоталарын үз эченә ала.

Сөләйман балыгы. Әлеге ризык майлы кислоталар, Омега-3 аркасында йөрәккә чыдамлырак булырга ярдәм итә. Алар кан тамырларын атеросклероздан саклый, бу йөрәк өянәге һәм инсульт куркынычын киметә. Киңәш: Омега-3 шулай ук балыкның башка күп кенә майлы сортларында — сельдь, скумбрия, сардинада бар.

Яшел яфраклы яшелчәләр. Озын гомерлелеккә ирешү өчен брокколи, шпинат, мангольд, руккола, кузгалак һәм башка яшел үсентеләрне кулланырга кирәк. Алар артерияләрдә кальций утыруга каршы көрәшә, йөрәкне саклый. Бу продуктларда яшәү өчен мөһим фолий кислотасы бар, ул алмашу процессларында актив катнаша.

Сөт продуктлары. Төрле сөт продуктлары һәм сыр сөякләрне иртә таркалудан сакларга ярдәм итә, организмны кальций белән тәэмин итә. Көн саен бер стакан сөт, сыр кисәге, йогырт порциясе ашарга кушыла.

Помидор. Помидорда ликопин каротиноиды бар, ул антиоксидантлар төркеменә керә һәм ирекле радикалларны — күзәнәкләрне җимерүче молекулаларны зарарсызландыра. Төрле авыруларның (артриттан ракка кадәр) үсешен, шулай ук картаю процессын тоткарлый.

Киноа. Бу ярманы куллану озак яшәүгә ирешергә ярдәм итә, чөнки киноа — туклыклы матдәләрдән — протеин, тимер, магний, калийдан тора. Продукт кан әйләнешен һәм күзәнәкләрне кислород белән тәэмин итәргә ярдәм итә.

Ачы шоколад. 70% какао булган кара яки ачы шоколад сәламәтлеккә файдалы. Анда, помидордагы кебек үк, антиоксидант матдәләрнең шактый өлеше яшеренгән. Шоколад кандагы холестерин дәрәҗәсенә уңай йогынты ясый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100