news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гомерне 10 елга озынайту өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

news_top

Яшәү рәвешенә зур булмаган үзгәрешләр кертеп, гомерне 10 елга озынайтып була. Мәсәлән, 15 минутка озаграк йоклап. Сидней университеты профессоры Эммануэль Стаматакис гомерне озынайту өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген әйткән, дип яза «Российская газета».

Табиблар командасы 60 мең кешенең мәгълүматларын анализлаган. Әлеге эш 8 ел дәвамында алып барылган. Тикшерүдә катнашучыларның йокы вакыты, физик активлыкка сарыф иткән минутлар саны һәм рационы (DQS) бәяләнгән.

Daily Mail ачыклаганча, DQS яшелчә, җиләк-җимеш, балык, бөртеклеләр, үсемлек майлары, ит куллану нигезендә 100 баллы шкала буенча исәпләнгән. Мәсәлән, Британиядә яшәүчеләр тәүлегенә уртача 5,5 сәгать йоклый, көненә якынча 7 минут спорт белән шөгыльләнә, һәм аларның DQS күрсәткече 36,9 тәшкил итә.

Табиблар исәпләвенчә, бу очракта, гомер озынлыгын арттыру өчен, үзеңә өстәмә 15 минут йокы рөхсәт итәргә, якынча 2 минутка озаграк спорт белән шөгыльләнергә һәм яшелчә порциясен яртыга гына булса да (мәсәлән, зур помидорның яртысы) арттырырга кирәк.

Белгечләр аңлатканча, әгәр тәүлегенә 6 сәгать чамасы йоклаган кеше йокы вакытын 75 минутка арттырса, уртача яки интенсив физик күнегүләргә көненә 12,5 минут сарыф итсә, шулай ук үзенең DQS күрсәткечен 25 пунктка, ягъни 61,9га кадәр күтәрсә, вакытыннан алда үлем куркынычы 2 тапкырга кимиячәк. Шулай итеп, әлләни көч таләп итмәгән гади үзгәрешләр гомерне 10 елга озайтырга сәләтле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар