Ире белән 37 ел яшәгәннән соң Фәүзия шуны аңлады: «мәхәббәт» дигәннәре – бер-береңне кайгырту, ярдәм итү, ярты сүздән дә аңлау һәм аның күңелсезлекләре өчен борчылу икән. Хәзер аның иреннән дә якынрак, кадерлерәк кешесе юк. Ә Гариф әле дә булса хатыны аңа яратып кияүгә чыкты дип ышана, гәрчә барысы да бөтенләй башкача булды.
Кайвакыт Фәүзия хәтта үз-үзеннән оялып куя, ләкин җанын ачар кешесе юк, гомер буе шулай иң зур серен күңеленең иң тирән төпкелендә саклап яши. Иренә сөйләргә дә кыймый. Хәер, әгәр иренә сөйләсә дә, Гариф аны барыбер кичерер, дип ышана ул. Фәүзия хәзер дә, 60 яшендә дә, иренә серен ачарга батырчылык итми. Кем белә, бәлки, берәр вакыт, түземлеге бетсә, кемгә дә булса сөйләр, һәм күңеле җиңеләеп калыр.
Фәүзия яшь чагында авылда иң чибәр кызларның берсе булды, әмма җилбәзәгрәк холыклы, чая иде. Егетләр аның артыннан өерләре белән йөрде, алар да Фәүзиягә ошады, әмма күбрәк дуслар буларак кына. Егетләр белән төннәр буе елга буенда, учак янында утырды яки алар белән урамда йөрде. Нишләптер, әти-әнисе кырыс булмады аның. Башка кызларга төннәрен йөрергә рөхсәт итмәделәр, ә Фәүзия төне буе йөреп, таң алдыннан гына кайтып, аяк очларына басып бүлмәсенә кереп китә. Авылда эшнең бетәсе юк, әнисе дә гел хуҗалык, мал-туар арасында мәш килеп арый. Әтисе дә көне-төне эштә булды. Фәүзияне әллә ни авыл эшенә күнектереп үстермәделәр, чөнки әти-әнисенең аны шәһәр кызы итү хыялы бар иде, Фәүзиянең авылда яшәвен теләмәде алар.
Кыз шәһәрдә медицина училищесында укыды, бер егет белән танышты, аңа гашыйк булды. Самир өйләнергә ашыкмый, кызларны перчатка кебек алмаштырып кына тора. Чуар йөрәкле егет, кыскасы. Фәүзия аның сөйләгәннәрен тын да алмый тыңлады, әллә нинди кызыклы нәрсәләр сөйләде ул аңа. Чыннан да, егет бик укымышлы, күпне белә иде. Һәм, шушы мәхәббәт маҗарасы аркасында, Фәүзия йөкле булып калды, әле ярый училищены бетереп килгән вакыты булды. Юкса, аны да укып бетерә алмаган булыр иде.
Самир башка аның белән очрашмаска карар кылганда, Фәүзия балага узганын әле үзе дә белми иде. Егет кыздан кача башлады, башка аны күрергә теләмәде. Әмма Фәүзия, бу хәлне ачыклар өчен, бик үҗәтләнеп, аның белән очрашу эзләде.
Самирны очраткач сорамый булдыра алмады.
«Самир, нигә син миннән качасың, «вакыт юк» дип, дуслар аша гына әйтәсең? Күңел ачар өчен башка кызны тапкансыңдыр инде, әйеме? Миңа үзең шуны әйтә алмыйсыңмыни?» – диде кыз.
«Син шундый беркатлымы әллә? Аңламыйсыңмы? Әгәр син миңа кирәк булсаң, вакытын да, теләген дә табар идем. Син мине туйдырдың, чибәр булсаң да, авыл кызы инде син. Монда шәһәр кызлары да күп, ә синең белән болай, бераз күңел ачып кына алдым. Булды, башка минем белән очрашулар эзләмә, син миңа кирәкмисең», – дип көлеп, ачыктан-ачык Фәүзияне мыскыл итте Самир.
Фәүзияне беренче мәртәбә ташладылар. Бу хиснең нинди авыр булуын хәзер генә аңлады кыз. Ә бит үзе егетләр белән гел шулай кыланды, менә хәзер ул да алар урынында. Авыр вакытында дус кызы Ләлә генә терәк булды аңа.
«Фәүзия, борчылма әле син... Дөнья Самирга терәлеп калмаган, андый егетләрең әллә никадәр булыр әле тагын. Шәһәр кемсәсе булган икән, ычкынсын, кайгырма! Мин сиңа башта да әйттем, сиңа кирәк егет түгел ул, дип. Әйдә, берәр атнага минем авылга кайтып киләбез, әзрәк онытылып торырсың. Ә соңыннан, килгәч, эшкә урнашырга кирәк булыр», – диде Ләлә.
Үзенең чәлпәрәмә килгән хисләре һәм хыяллары турында онытырга теләп, Фәүзия Ләлә белән аларның авылларына кайтырга ризалашты. Кичен клубка танцыга чыктылар. Анда Фәүзия күп кеше белән танышты. Гариф кызны биергә чакырды. Артык күзгә бәрелеп тормаган, гап-гади егет, Фәүзиянең авылында да җитәрлек инде андый гына егетләр. Ис китәрлек бернәрсәсе дә юк. Тик, күрәсең, егет Фәүзиягә бер күрүдән гашыйк булды.
Дус кызы Ләлә көлде генә.
«Ой, кызый, кара, безнең егетләр синнән күзен дә алмый бит. Ә Гариф бөтенләй яныңнан да китми. Әйбәт егет ул, холыксыз түгел», – диде Ләлә.
Соңыннан Гариф кызларны озата кайтты. Капка төбенә җиткәч, Ләлә Фәүзиягә күз кысты, саубуллашты да өенә кереп китте.
«Гариф, минем дустымны үпкәләтәсе булма, кара аны», – диде дә ишегалдына йөгерде.
Яңа танышы белән икәүдән-икәү генә калгач, Фәүзия бер дә югалып калмады. Дөньяларын онытып сөйләшеп утырдылар. Соңыннан авыл урамнарын урадылар. Гариф белән ничектер рәхәт, тыныч иде аңа. Күп белә, тыныч егет, эчми, тартмый. Гариф аның зәвыгындагы егет түгел анысы, Фәүзия үзе чая, әллә каян күзгә бәрелеп тора, ә Гариф – үз яшенә караганда зирәк, төпле егет. Әмма Фәүзия аны бары дус буларак кына кабул итте.
Кызлар авылда ял иткәндә, Гариф һәркөн Фәүзияне озата кайтты, ярты төнгә кадәр авыл урамнарында йөрделәр, рәхәтләнеп сөйләштеләр, көлделәр. Фәүзиянең кайтып китәр вакыты җиткәч, егет аңа мәхәббәт аңлатты.
«Фәүзия, син миңа бик ошыйсың, мин сине яратам. Син киткәч нишләрмен, белмим. Әйдә, мин синең янга шәһәргә киләм? Ә иң яхшысы – әйдә, миңа кияүгә чык. Мин синең янга күченеп килермен», – диде Гариф.
«Соң, Гариф, без синең белән ничә көн генә таныш бит, ә син шундук кияүгә чакырасың. Бер-береңне белмичә, аңламыйча, шулай буламы инде ул?» – диде Фәүзия.
Гарифның күңелен калдырмас өчен өстәп куйды:
«Әлегә минем янга килергә кирәкми, яме. Миңа барысын да яхшылап уйларга кирәк. Әйдә, ашыкмый торыйк, мин сиңа барысын да хатта язып җибәрермен», – диде дә өйгә кереп китте кыз.
«Фәүзия, тизрәк яз. Мин сизеп, белеп торам, син – минем язмышым. Менә күрерсең, шулай булачак та», – дип калды ул кыз артыннан.
Икенче көнне кызлар шәһәргә кайтып китте. Ә Фәүзия үзенең мәхәббәт газаплары турында онытты да диярлек, ләкин бераздан көтелмәгән хәл булды. Ул үзен начар хис итте, күңеле болганды, агуландым, дип уйлады. Искергән балык ашауга сылтап калдырды. Әмма соңыннан гел тозлы кыяр ашый башлады, хәтта дусты Ләлә дә моны сизде.
«Фәүзия, син тозлы кыярга ияләнеп киттең әле. Табибка барып кайт әле син, дустым», – диде Ләлә.
«Нәрсә әйтергә телисең моны белән?» – диде Фәүзия.
«Бернәрсә дә түгел, син йөкле бугай. Гарифның катнашы бармы соң?» – диде Ләлә.
«Син нәрсә инде, ул бит мине кулымнан гына тотты», – диде кыз.
Табиб билгеләгән анализларны тапшырды Фәүзия, табиб, караганнан соң, аны борчуга салды.
«Үскәнем, сез бала көтәсез. Гинекологка җибәрәм...» – диде.
Фәүзиянең аяк астыннан җир убылгандай буды. Әмма бу – хатадыр, дип өметләнеп, табибка барды. Кызганыч, йөклелек расланды, ике ай чамасы икән инде. Өенә кайтып җиткәнче уйламаган уе калмады, ничек кайтып җиткәнен дә сизмәде ул.
«Ирсез ничек табам соң мин?! Әти белән әни аңламаячак бит, бөтен кеше мине гаепләячәк, нәрсә эшләргә? Бу – Самирның баласы. Аңа әйтергә кирәк, бәлки, барысы да җайланыр, бәлки, баладан баш тартмас та әле», – дип уйлады Фәүзия.
Самирны эзләп тапты һәм аны сөендерергә уйлады.
«Самир, мин авырлы, бу – синең балаң. Әле күптән түгел генә белдем...» – диде.
«Нәрсә, баланы миңа асып куярга җыенасыңмы? Кайдадыр гуләйт итеп йөргәнсең дә, хәзер мин җавап бирергә тиешме? Юк инде, бар, кит син моннан. Мин сиңа теге вакытта ук, мине эзләмә, дидем. Башканы тап!» – диде дорфа гына.
Фәүзия нишләргә белмәде, күз яшьләре елга булып акты.
«Шул кирәк миңа. Егетләрне алмаштыра-алмаштыра уйнап, уеннан уймак чыгардым. Хәзер түләргә кирәк», – дип уйлады ул.
Үзенең борчуы турында Ләләгә сөйләде. Ә Ләлә озак уйлап тормады.
«Фәүзия, Гарифка кияүгә чык син. Авырлы булуың турында бернәрсә дә әйтмә, мин дә бернәрсә дә әйтмәм – сүз бирәм. Ул – авыл егете, аның белән таш стена артында кебек яшәячәксең, үкенмәссең. Ул сине ярата һәм синең өчен барысын да эшләячәк. Гаиләсе дә яхшы аның, барысы да эшчән», – дип киңәш итте Ләлә.
«Соң, бала бит аныкы түгел», – диде Фәүзия, яшьләренә буылып.
«Сине өйрәтергә кирәкмени соң? Аныкы диярсең, ирләр бу мәсьәләдә әллә нәрсә аңламый ул. Яши-яши аңлашырсыз әле», – диде дусты.
Гариф белән Фәүзиянең туенда бөтен авыл бәйрәм итте. Гариф бәхетнең җиденче катында булды, кәләш тә болай шома гына килеп чыгуына сөенде. Ә Ләлә чын дус булып чыкты. Беркем дә, беркайчан да аннан Фәүзия турында начар сүз ишетмәде.
Туйдан соң яшьләр шәһәргә китте. Гариф эшкә урнашты, фатир яллап яши башладылар, ә бераздан инде үзләренең дә фатиры булды. Гариф төзелештә эшләде.
Кызлары туды. Гариф хатыны өчен дә, кызы өчен дә өзелеп торды. Алар өчен тырышты, ялларны кызы белән уздырды, аның белән шөгыльләнде, уйнады, кичләрен, әкият укып, үзе аны йокларга яткыра иде. Ә Фәүзия гадәт буенча гына яшәде, ул Гарифны яратмады, анысын төгәл белә, әмма ул аңа бик рәхмәтле булды. Гариф аңа бар назын, мәхәббәтен, җылысын бирде, Фәүзия һәр күзәнәге белән аның кайгыртуын, яратуын тоеп яшәде. Ул кызының йөзенә караган саен, аның үзенә охшый барганы аңлый. Фәүзия кызының нәкъ үзенә охшап тууына бик сөенде.
«Фәүзия, кара әле, кызыбыз нәкъ син инде, шундый ук чибәр», – дип әйтә Гариф та.
Соңыннан уллары туды, Гарифның үзен тагын дә бәхетлерәк итеп тойды. Хатынының бала тудыру йортыннан каршы алды, гаиләсе артканга сөенде. Улы – нәсел дәвамчысы бит.
Гариф белән Фәүзия шулай яшәде, хәзер дә яшиләр. Кызлары үсеп буй җитте, кияүгә чыкты, ике баласы бар. Улы да бик яхшы кызга өйләнде, игезәк уллары туды.
«Бала баласы балдан татлы» диюләре хактыр, әби-бабай булган Гариф белән Фәүзия оныкларын үз балаларына караганда да ныграк ярата ахры. Оныкларын иркәләп кенә торалар, ә кем өчен яшисе тагын?
Шулай ире белән яши Фәүзия. Ул үзенә мәхәббәтнең кайчан килгәнен дә сизми калды: бөтен җаны-тәне белән үзенең Гарифын ярата. Элек анда бу мәхәббәт, дәрт булмады, анысын хәзер берничек үзгәртеп булмый, ләкин хәзер ул төгәл белән – ул Гарифсыз яши алмый. Ире аңа ничә еллар бергә яшәп бер дорфа сүз дә әйтмәде, тавыш чыгармады, юк-барга бәйләнеп җанын ашамады. Фәүзия өчен, балалары, оныклары өчен яши.
Ә Фәүзия үз серен йөрәк түрендә саклап яши. Дусты Ләлә ире белән күптән Себер якларына китте, юллар аерылды, элемтә өзелде. Әмма Фәүзия аңа барыбер рәхмәтле, ул сүзендә торды, икесе белгән серне беркемгә чишмәде Ләлә. Әмма Фәүзия. яше барган саен, бу ялганның үзен ныграк борчыганын сизә. Күрәсең, бу авыр йөктән котыласы килә, әмма булдыра алмый.
«Бу гөнаһым, ялганым өчен Аллаһ каршында җавап бирермен. Гариф тыныч гына, борчылмый гына яшәсен. Ул – минем өчен иң кадерле, газиз кеше», – дип уйлый Фәүзия.