Юлия белән Илгизә дуслар булды. Алар мәктәптә укыганда танышты да, шуннан соң аерылышмадылар. Кызлар аерылгысыз иде, бер-берсенә иң тирән серләрен ышанып сөйләделәр, шатлыклары да, борчулары да уртак булды.
Мәктәпне бетергәннән соң, кызлар икесе ике шәһәргә институтка укырга керде. Институтта Илгизә Рүзил исемле егет белән танышты. Елмайганда бит очында мәхәббәт чокырлары барлыкка килә торган, чибәр, төз гәүдәле егет иде Рүзил.
«Юлия, мин гашыйк булдым бугай. Аның нинди искиткеч икәнен күз алдына да китерә алмыйсың!» – дип, дус кызына Рүзилнең фотосын җибәрде Илгизә.
«Вау... бигрәк чибәр! Менә бит, сиңа бәхет елмайган. Кайда эләктердең син аны, ә? Аның кызлары күп булгандыр инде... Ә ул сине сайлаган. Син – акыллы, әйбәт, тыйнак, әмма гап-гади кыз. Үпкәли күрмә инде, яме», – диде Юлия.
«Гафу үтенмә инде, дустым. Синең белән чагыштырганда, «соры тычкан» булуымны яхшы беләм бит. Үзем дә белмим, ул ничек миңа игътибар итте икән?» – диде Илгизә, бераз аптырап.
Кызлар һәр көне шалтыратышып торды, яңалыклары, серләре белән уртаклаштылар. Илгизә бәхетнең җиденче катында иде, Рүзилне теленнән дә төшермәде. Аның игътибарлы, романтик, юмарт булуы турында гына сөйләде.
«Мин синең өчен шат. Бәхет елмайган сиңа», – дип моңсу гына җавап бирде Юлия.
«Борыныңны салындырма әле. Синең урамга дә бәйрәм килер. Син шундый чибәр бит. Иң чибәре!» – дип дустын тынычландырды Илгизә.
Озакламый Илгизә белән Рүзил өйләнеште. Туй уздырдылар. Юлия дустының бәхетеннән көнләште.
Ике елдан соң Илгизә белән Рүзилнең кызлары Алисә туды. Рүзил кызын яратып туя алмады, хатынын да бүләкләргә күмде, бөтен теләкләрен үтәде.
Бу вакытта Юлия инде туган шәһәренә кайтып, әти-әнисендә яши, эшли иде. Юлия Илгиз белән Рүзилнең йортында еш кунак булды, Алисә белән уйный, Илгизәгә булыша. Илгизәгә дә декретта аралашу җитми, яраткан дусты килүгә ул һәрчак шат булды.
Илгизә башта Рүзилнең үзгәргәнен ничектер сизмәде. Эшендә арыйдыр, дип кенә уйлады. Әмма аның үз-үзен тотышы үзгәрде, эшендә тоткарлана, хәтта кайвакыт салып та кайта башлады. Элек болай түгел иде бит. Илгизә зарларын, әлбәттә, Юлиягә сөйләде.
«Юлия, нишлим икән? Гаиләм җимерелеп бара! Минем Рүзилдән башка яши алмаганны беләсең бит инде!» – дип елады ул дустына.
Ялларда Илгизә кызы белән әти-әнисе янына барып кайтырга булды. Алар күптән түгел генә шәһәр читендә йорт сатып алды, яңа өйне дә күрер, кунак та булыр.
«Рүзил, мин Алисә белән әниләргә барып кайтам. Әтинең дә кан басымы уйный, дарулар алып барам, бераз кунак та булып кайтырбыз. Алисәне дә бик сагынганнар. Син безнең белән барасыңмы?» – диде иренә.
«Юк, булмый. Эштән китә алмыйм, тикшерү килде, әзерләнергә кирәк. Әгәр телефонны алмасам, борчылма, яме, димәк, эшем күп», – диде Рүзил.
Илгизә белән Алисә икесе генә китте. Әби-бабай кызларын, оныкларын күреп бик шатланды.
«Әтиегезне кайда калдырдыгыз соң, кызым?» – дип сорадылар Алисәдән. Кызчык елмаеп кына куйды.
«Гадәттәгечә инде, эштән бушамый. Соңгы вакытта төнгә кадәр эшли. Җүнләп күрешкән дә юк, әни...» – дип зарланып алды Илгизә.
Әнисе Илгизәне моңсу кәефтә күреп борчылып куйды.
«Күрәм, хәлләрегез әллә ни әйбәт түгел бугай. Нәрсәдер борчый кебек, арыган сыман күренәсең. Алисәне бездә калдырып тор да, өеңә, ирең янына кайт, кызым. Бала тугач шулай була инде ул. Хатын-кыз бөтен игътибарын балага бирә, ә ирләр алар балага караганда да болайрак. Рүзилгә «ширбәт ае» яса. Бәлки әле бар да җайланып китәр», – дип киңәш бирде әнисе.
«Бәлки, дөрес әйтәсеңдер, әни. Гел «кызым да кызым». Бөтен сөйләшү – памперслар турында, ничек ашды, ничек йоклады... Ярар, кайтырмын. Әгәр ул-бу булса, шалтыратырсың, яме», – диде Илгизә.
«Дөрес, кызым, кайт», – диде әнисе дә аны хуплап.
Илгизә икенче көнне кайтып китте. Кайтышлый кибеткә кереп азык-төлек алды. Аның ирен сөендерәсе килде. Күптәннән икесе генә булганнары юк. Әмма ишекне ачып керүгә, тавышлар ишетеп туктап калды.
«Әйдә, тизрәк хәл ит: минем белән каласыңмы, әллә «тегенең» беләнме. Икенче тапкыр аборт ясатырга җыенмыйм мин. Табачакмын. Башка тартып-сузып йөрер хәлем юк. Икенче ел рәттән мине алдап, ышандырып йөрисең...»
Илгизә коридор уртасында катып басып калды. Әле генә ишеткәннәреннән башы әйләнде, тыны кысылды, уйлары чуалды. Дусты Юлиянең: «Хәл ит... Икенче ел... Бала», – дигән сүзләре колагында кат-кат яңгырады.
Кулындагы пакеты төшеп китте. Рүзилнең яраткан шәраб шешәсе идәнгә бәрелеп ватылды, апельсиннар як-якка тәгәрәде. Тавышка Юлия килеп чыкты. Куркып, Илгизәгә карады.
«Хыянәтчеләр!» – дип кенә пышылдый алды Илгизә һәм фатирдан чыгып чапты.
Артыннан ач этләр өере кугандай чапты Илгизә. Башында бер генә уй бөтерелде: «Болай була алмый! Ул – минем иң якын дустым бит! Ул минем турында да, Рүзил турында да барын да белә. Дуслар белән шулай эшлиләрмени соң?!»
Яшь хатынның аяк астында җир убылгандай булды, йөрәге әрнүдән, гарьләнүдән, рәнҗүдән ярсып-ярсып типте.
«Бер көн эчендә иң якын, иң газиз ике кешемне югалттым», – дип уйлады Илгизә.
Бу хәлләр Илгизәгә кемнеңдер явыз шаяртуы яки куркыныч төш кебек тоелды. Чынлыкта болай була алмый бит. Болай булуы мөмкин түгел!
Илгизәнең аерылышуны ничек кичерүе – бөтенләй башка тарих. Ул тормышның алга таба да дәвам итүенә озак вакыт ышанмый торды. Өч елдан соң гына икенче ир-атны очратты. Илгизәнең ышанычын яулау бик авыр булды аңа. Хәзер Илгизә кияүдә. Күптән түгел улы туды.
Рүзил аның турында да, кызы турында да исенә алмый. Ә Илгизәнең яңа ире Алисәне кызлыкка алды.
Хәзер Илгизәнең бер дус кызы да юк. Рүзил һәм Юлия белән булган хәлләрдән гомерлек сабак алды ул.