news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гомерләре кыл өстендә: Татарстанда автоһаләкәттә йөкле хатын-кыз һәм 5 яшьлек бала зыян күргән

Авария Питрәч районында була.

news_top
Гомерләре кыл өстендә: Татарстанда автоһаләкәттә йөкле хатын-кыз һәм 5 яшьлек бала зыян күргән
Чуча авылы тирәсендә Hundai һәм Лада автомобильләренең маңгайга-маңгай бәрелешүләре сәбәпле, 4 кеше һәлак, 4 кеше зыян күргән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, иномарканы йөрткән 35 яшьлек кеше зур тизлектә каршы як полосага чыга һәм Ладага килеп бәрелә. Ладаны йөрткән 36 яшьлек кеше һәм аның өч пассажиры урында ук җан бирә, ә иномаркада утырган 4 кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.

Зыян күрүчеләр арасында йөкле ханым һәм 5 яшьлек бала да бар. Хәзерге вакытта баланы Казанга ДРКБга күчерү җаен уйлыйлар, бала санавиация ярдәмендә күчереләчәк, дигән хәбәр бар.

Авариянең котычкыч нәтиҗәләрен видеодан карый аласыз. 









Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар