Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гомерендә соңгы селфи». Шри-Ланкага Россиядән килгән хатын поезддан очып чыккан

news_top_970_100

Шри-Ланкада ял иткәндә, Россиядән килгән хатын-кыз һәлак булган. Ул бик шәп фотосессия ясарга маташканда поезддан очып чыккан. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Поезддан егылып төшкәч, ул имгәнә, аны хастаханәгә илтәләр. Тик поезддагы селфи аның гомерендә соңгысы була.

Фаҗига кадрларын «РЕН-ТВ» күрсәтте. Анда шаһитларның бу кешегә ярдәм итәргә маташуы, аны носилкага салып алып китүләре күренә.

«Туннель алдыннан тар урын, ниндидер зур таш бар иде. Ул аны күрми калды. Ул хәрәкәт ягына түгел, артка карап барган. Травма көчле иде. Реанимация вакытында үлгән», – ди мәрхүмәнең улы Дмитрий.

Мәрхүмә Ольгага 53 яшь була. Ул шат күңелле кеше булган. Дусты белән бирегә ял итәргә килгән.

Дус хатыннар «Шри-Ланка энҗесе» дигән урынга экскурсиягә бара. Биредә куркыныч селфи төшерергә яратучылар килә. Алар тиз бара торган поезд вагоныннан чыгып фото төшерә. Ольга да поезд баскычына басып селфи ясарга маташа. Шул чакта ул тимер юллар буена куелган тимер плитәгә бәрелә.

Кагыйдә буларак, мондый вагоннарда ишекләр юк, я алар ябылмый. Кеше күп, чит ил кешеләре тамбурда тора. Поезд барганда, туристларны гидлар контрольдә тота. Ләкин Ольга белән фаҗига булганда, экскурсовод башка әйбер белән мәшгуль була.

Тикшерү эшләре бара. Ольганың канында хәмер юкмы икәнен дә тикшерәләр. Тикшерүчеләрнең эше беткәнче, мәет Шри-Ланкада моргта булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100