Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гомерендә дә кар күрмәгән кешеләр кар көри: Мәскәүдә чит ил халкы урам җыештыра башлады

news_top_970_100
Гомерендә дә кар күрмәгән кешеләр кар көри: Мәскәүдә чит ил халкы урам җыештыра башлады
Мәскәүдә кар көрәүче Куба кешеләре
Фото: телеграм-каналлар

Россиягә Африкадан – аерым алганда, Кения дигән илдән – 10 мең кеше эшкә киләчәк, дип язган идек. Бүген Мәскәүдә кар көрәгән кара тәнле кешеләр фотосы чыкты. Бу кешеләрне Кубадан дип язалар.

«Московский комсомолец» газетасы журналисты Людмила Зарубина бу хакта Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университетының социаль-икътисади тикшеренүләр институты директоры Алексей Зубец белән сөйләшкән.

– Мин Кения гражданнарының Россиядә ничек эшләячәген аңлый алмыйм. Кения – эссе ил, Россия – төньяк ил. Кения халкы төньяк төбәкләрдә нефть, газ торбалары сузуда эшләсәләр, миңа бик гаҗәп була. Алар андый эшне булдыра алмыйдыр. Мәскәүдә коммуналь хуҗалыкта эшләтергәме? Алар бит карны гомерендә дә күрмәгән. Аларда кар бары тик Килиманджаро тавында гына бар. Кения ул хәерче аграр ил генә түгел. Кениядә айти-индустрия үскән. Кения – инглиз телле ил. Алар русча белми. Бу проблема ничек хәл ителер, билгесез. Ни өчен безгә инглиз телле кар көрәүчеләр кирәк? Мин аңламыйм. Бу темада табышмаклар күп. Төзелештә эшләүчеләр әйтүенчә, иң яхшы чит ил эшчеләре – төньяк кореялеләр. Аларның тимер дисциплина, алар идарәгә бирелә, хезмәт этикасы бар, башка илдә эшләүләрен аңлыйлар. Алар хезмәт хакы белән бозылмаган, аларның хезмәте арзан. Бу планда Үзәк Азиядәгеләр белән проблема бар. Кениялеләр нигә кирәк икәне аңлашылмый.

Безгә югары квалификациядәгеләре киләчәкме?

– Бу – сорау. Мин квалификациясе түбән эшчеләр кертелер дип куркам. Мәскәү турында сүз бара икән, анда «айтишниклар» кирәкми. Башкалага коммуналь хезмәткәрләр кирәк. Әмма тропик Африкадан кар көрәргә эшчеләр кертү бик сәер. Мин моның практикада ничек булачагын карар идем. Әгәр конкрет берәр предприятиегә җыйсалар, аңлашылыр иде. Әйткәнемчә, Кения ул кадәр артка калган түгел, анда квалификацияле белгечләр табып була. Әгәр конкрет заводка җыялар икән, анда аерым белгечләр кирәк. Андый кешеләрне шулай ук Азиядә, Иранда, Төньяк Кореядә табып була. Кытайда да зур эшсезлек, бу – аларның төп проблемасы.

Әгәр Россиягә квалификацияле эшчеләр кирәк икән, нигә кытайларны чакырмаска?

– Кытайда эшче куллар арзан түгел.

Ә кениялеләргә?

– Кения – ярлы ил. Аларга россиялеләргә караганда азрак түләячәкләр. Урам җыештырсалар, таҗикларга кадәр түләгән кебек түләрләр. Урам җыештыручылар 60-70 мең ала, алар җитми. Андый акча булса, кениялеләр чиратка басачак.

Шул акчага Россиядә кеше табып булмыймы?

– Байкал аръягы, Урал аръягын карагыз. Анда нинди территорияләр, ә кешеләр арзанрак хакка да эшли. Алар 60-70 меңгә рәхәтләнеп эшләр иде. Россиягә кениялелеәрне китерү идеясе бик шикле, мин аннан нәрсәдер килеп чыгар дип ышанмыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100