Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гомерендә беренче тапкыр сидр эчте»: Агуланган ир-ат бавыры кибеп, интегеп үлгән

news_top_970_100
«Гомерендә беренче тапкыр сидр эчте»: Агуланган ир-ат бавыры кибеп, интегеп үлгән
"Татар-информ" архивы

Тольяттида 43 яшьлек ир-ат агулы эчемлек эчеп, интегеп үлгән. Алексей ял көнендә аз алкогольле сидр эчеп ял итмәкче була. Аннары, табибларның тырышлыгына карамастан, 1 атнадан ул үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Алексей сидр дигән эчемлек турында моңа кадәр белмәгән. Сатучы бу эчемлекне бик мактагач, 2 шешә зәңгәрсу төсле эчемлекне алып кайткан.

«Әни моны күргәч, сораштыра башлый. Сәер сыеклык, дип әйтә. Леша кибеттә аз алкогольле, «голубая лагуна» тәмле сидр киңәш итүләрен сөйли. Сатучы эчемлекне «бик тәмле» дип мактый. Абый алган инде, моңарчы эчеп караганы да булмаган. Ул салып бирә торган сыра гына эчә иде», – ди сеңлесе Татьяна.

Татьяна сүзләренчә, Алексей әнисенә дә кабып карарга тәкъдим иткән, ләкин ул баш тарткан. Аңа эчемлек сәер тоелган. Икенче көнне иртән ир-атның хәле начарлана, ул эшкә дә бармый.

«Ул башы бик каты авыртуын әйтте. Әни сүзләренчә, аңа начар булуы күренеп торган. Ул җитәкчесенә әйтеп, өйдә калган», – ди Татьяна.

Дүшәмбе көнне Алексейның әнисе борчуга кала. Улы су да эчми, көн буе бәдрәфкә дә бармый. Ләкин табибларга да бармый, узар әле, дип уйлый.

«Аннары ул саташа башлады, теләсә ни сөйләде. Сидрдагы матдә баш миенә тәэсир итә башлагандыр. Аннары әни белән Леша табибка мөрәҗәгать итә», – ди ул.

Анализларны күргәч, табиб шакката. «Ул бавыры бөтенләй эшләмәвен әйтте. Лешаны хастаханәгә салдылар, авыру сәбәбен ачыкларга тырыштылар», – ди Татьяна.

Хастаханәдә 2 тәүлек яткач, Алексейның температурасы күтәрелә. 40тан артык була, аны төшереп тә булмый, ир-атны реанимациягә салалар. Шимбә иртән реанимациягә яткан Алексей комага китә, аны ИВЛга тоташтыралар.

Шул көнне әнигә Алексейның бавыр һәм ашказаны асты бизе эшләмәвен әйтәләр, өмет булмый.

«Кичке 9да табиб безгә, өметләнмәскә, диде, 1 сәгать эчендә үләчәк, диде», – ди Татьяна. Һәм шулай булып чыга да. Мәетне экспертизага җибәрәләр. Криминалистлар җавабы туганнарына шок ясый. «Абый билгесез агу белән бик көчле токсик агуланудан үлгән. Әни шунда ук зәңгәрсу сыеклык турында искә төшерде, аның сидр булуын аңладык. Аннары кешеләр күпләп үлүен ишеткәч, без барысын да аңладык», – ди Татьяна.

Татьяна Тикшерү комитетына гариза яза. Алексейны 7 июньдә җирлиләр.

«Әлбәттә, бу – гади үлем түгел. Алда ни булыр – белмим. Мин табибларның нәтиҗәсен укыдым. Лешаның бавыры кибеп кенә бетмәгән, аннан берни калмаган хәтта. Менә шундый нәрсә эчкән ул», – ди Татьяна.

Алексей Тольяттида гади эшче булып эшләгән, хатыны һәм балалары булмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100