news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гомерендә бер тапкыр башы авыртмаган». Карт әбинең башында 80 ел яткан энә тапканнар

news_top

Сахалинда яшәүче 80 яшьлек әбинең баш миендә энә тапканнар. Ул 80 ел буена шушы энә белән яшәгән, баш авыртуга да зарланмаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Сахалин буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, 80 яшьлек әбинең баш миендә 3 см озынлыктагы энә табыла. Табиблар фаразынча, бала чагында ук бу кызны үзенең ата-анасы «катлаулы сугыш заманы булу сәбәпле» үтерергә маташкан.

«Ачлык елларында мондый очраклар еш була – нарасый баланың башына нечкә энә кадыйлар», – дигәннәр министрлыкта.

Бәхеткә, бу бала исән кала, 80 яшькә кадәр җитә, гомерендә бер тапкыр баш авыртуга зарланмый. Энәне компьютер томографиясе ясаганда очраклы гына тапканнар.

Табиблар энәне баш миеннән алмаска булган. Бу – өлкән яшьтәге хатынның сәламәтлегенә зыян китерүе ихтимал, диелә Сәламәтлек саклау министрлыгының «ВКонтакте» челтәре сәхифәсендәге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар