news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гомерен яман шешне дәвалауга багышлаган Казан табибы вафат

Ренат Әкбәров озакка сузылган көчле авырудан соң вафат булган.

news_top
Гомерен яман шешне дәвалауга багышлаган Казан табибы вафат
"Реальное время" фотосы

Бүген төнлә танылган табиб Ренат Әкбәров вафат булган. Аңа 81 яшь иде. Бу хакта аның якыннары хәбәр итә.

Ренат Әкбәров Казанда туган, башкаладагы һәм Петропавловск-Камчатский шәһәрләрендәге хастаханәләрдә эшләгән. 1981 елдан бирле Казан медицина академиясенә укытты. Ул ашказанындагы яман шешне нурланыш ысулы белән дәвалау юнәләшендәге хезмәтләре белән билгеле. Казанда бу юнәлештә эшләүче барлык табиблар да диярлек Ренат Әкбәровның шәкертләре.

Ренат Әкбәров - медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган табибы, Россиянең атказанган фән хезмәткәре, А.Г. Терегулов премиясенә ия булган шәхес.

Источник : https://realnoevremya.ru/news/208344-umer-izvestnyy-kazanskiy-vrach-diagnost-renat-akberov

Ренат Әкбәров Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар