Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гомерен Арчаның мәдәни үсешенә багышлаган Гөлназ Гарифҗанова вафат булды: “Әле генә дәвалана алмыйм, эшем бик күп, ди иде"

Иртәгә ни буласын беребез дә белми шул. Узган атнаның ял көне кайгылы хәбәр китерде: Арча мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова вафат булган. Бу хәбәр мәрхүмнең якыннарын гына түгел, бөтен район халкын да кара кайгыга салды. Алыштыргысыз кеше булган ул, гомеренең шулай иртә өзелүе белән берәү дә килешә алмый. Хастаханәдә дәвалану узганнан соң, аякка басып якыннары янына әйләнеп кайтуын көткән ханымның гомере шулай тиз өзелер дип кем уйлаган бит... 

news_top_970_100
Гомерен Арчаның мәдәни үсешенә багышлаган Гөлназ Гарифҗанова вафат булды: “Әле генә дәвалана алмыйм, эшем бик күп, ди иде"

47 яшьлек Гөлназ Гарифҗанованың үлеме турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Арча районында аны белмәгән кеше юктыр. Ул мәдәният өлкәсендә тугры хезмәт итүе, иҗади эшчәнлеге, киң күңеллелеге белән аерылып торган шәхес. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Аны, җитәкчеләрдән алып, гади хезмәткәрләргә кадәр, барысы да хөрмәт итте. Һәркемнең күңеленә ул ихласлыгы, мөлаемлыгы һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы шәхес буларак кереп калган.

“Кояш булып безне күзәтәдер”

- Кызганыч, Гөлназ Наил кызы арабыздан бик иртә китте. Киттеме икән? Алай дип әйтәсе дә килми. Миңа калса, юктыр, ул кояш булып безне күзәтәдер. Районыбыз авыр югалту кичерә, безнең өчен бу зур хәсрәт. Гомеренең яшим дип яшьнәгән, киләчәккә мең төрле хыяллар, планнар белән янган мизгелендә вакытсыз арабыздан китте ул. Әлеге ачы хакыйкать белән килешүе авыр, бик авыр. Тормыш сөючән, көчле оптимистик рухлы, һәрвакыт башкаларга ярдәмгә килергә әзер шәхес иде, - дип сөйләде аның турында районның Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин.



- Гөлназ - Иске Ашыт авылы кызы. Мин озак еллар авыл мәктәбендә директор вазыйфасын башкардым. Ул минем укучым да, хезмәттәшем дә булды. Кечкенәдән сәхнәдә үсте, төрле конкурс-бәйгеләргә катнашты. Бик сәләтле шәхес иде. Җырлады да, биеде дә, алып баручы да булды. Шуңа сәхнәнең сихри көчкә ия булуын да аңлады. Ничек булса да, барыбер сәхнә белән бәйле һөнәр сайлап, шул юлдан китте. Алабуга мәдәният-агарту училищесында белем алды. 1991-1995 елларда авылдагы мәдәният йортын җитәкләде. Аннан соң аның районга эшкә чакырдылар, озак еллар Арча мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе булып эшләде. Тырышлыгы, үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкаруы белән аерылып торды. Һәркемне тыңлый, аңлый белде, барысын да үз йөрәге аша үткәрде. Район күләмендә узучы һәрбер чарага ныклап әзерләнә иде. 

Авыллардагы мәдәният йорты хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән танышып торды ул. Безнең Ташкичү авыл җирлегендә өч мәдәният йорты бар, һәрберсенең торышы белән кызыксына иде. “Фәһим абый, райондагы һәрбер мәдәният йорты миңа кадерле. Алар миңа “балаларым” сыман” – дип әйткәне истә. Чын иҗат кешесе иде, үз һөнәренең асылына төшенеп, бирелеп эшләде. Аңардагы тормышны ярату хисе, энергия, оптимистлык рух һәркемгә җитәрлек иде. Ут кебек кызу иде, берьюлы әллә никадәр эш башкарырга сәләтле. Арабыздан бик иртә китте шул, ул әле тагын бик күп игелекләр, яхшы эшләр башкарыр иде. Тик шушы еллар дәвамында ул калдырган эз җимертеп эшләп йөргән Гөлназны онытырга һич кенә дә ирек бирмәс. Ул җитәкчелек иткән вакытта районда мәдәни тормыш гөрләп барды. Алыштыргысыз шәхес иде, аның кебекләр башка юк, - дип сөйләде Фәһим Фәйзуллин.

“Операциядән соң аңын югалткан”

- Гөлназ белән һәрвакыт аралашып яшәдек. Авырып, хастаханә юлларын таптап йөрмәде ул. Сәламәтлегенә зарланганы булмады. Җир җимертеп эшләп йөрде. 

Хастаханәгә эләгүе хакында 14 февраль көнне ишеттем. Район мәдәният йортында “Супер әби” дигән конкурс булды, безнең авыл җирлеге шушы бәйгенең зона турына үтте. Шул вакытта оештыручылардан “Гөлназ, кайда икән? Ни өчен ул бүген юк?” – дип сорадым. “Аның бөерендә таш булган, шуны алдырырга Казанга китте”, - дип әйттеләр. Без артык игътибар бирмәдек, янәсе, таш бөтен кешедә дә була инде. Хәл шул кадәр җитди борылыш алыр дип уйламадык, терелеп кайтачагына чын күңелдән ышандык. Кызганыч, ахыры ничек күңелсез тәмамланды. Операциядән соң шалтыратып хәлен сорадым. “Барысы да яхшы. Тиздән кайтырмын, эшлисе эшләрем күп”, – диде миңа. Аның янына авылдашы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи дә ике тапкыр кереп чыккан. “Операциясе уңышлы узган, елмаеп ята иде”, – диде ул да. 

Операциядән соң бастырып караганнар аны, шунда Гөлназ аңын югалткан. 3-4 көн Гөлназның янәшәсендә әнисенең бертуган апасы да булган. “Барысы да яхшы, операцияне җиңел кичерде. Бөерендәге ташын алдык. Бөтен гаеп йөрәктә булырга мөмкин”, - дип әйтә аңа табиблар. Аннан соң икенче көнне вафат булуы хакында белдек. Инфракт булган, тромб өзелде, дип аңлатканнар. 

Якыннарына йөрәге авыртуы хакында әйткән булган ул. “Бу арада йөрәгемнең рәте юк, нигәдер “слабый” була башлады әле. Хастаханәдә ике атна булса да ял итеп, бераз дәваланып кайтырга кирәк”, - дигән. 


Гөлназны җирләгән вакытта бердәнбер улы Фәннүр белән сөйләштем. “Әни йөрәге авыртуы хакында әйтә иде. Кичке концерт, чаралардан кайтканнан соң тынычландыра торган йөрәк дарулары эчкәләде. Эшендәге барлык вак-төяк мәшәкатьләрне күңеленә якын кабул итә иде шул”, – дип әйтте. Бик үкенечле үлем, шулкадәр яшь иде, - диде Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин.



Фәһим Фәйзуллин әйтүенчә, мәрхүмнең әнисе Кифая ханым хәсрәт ачысыннан әле дә айный алмый. “Күңел җәрәхәтләре яңа бит, яраларның сулкылдарга гына торган мәле. Барлык яраларны да вакыт дәвалый, дисәләр дә, бу гаилә өчен әлеге хәсрәт шактый саркып торыр. Тик яңа көнне каршыларлык көч табарга, бирешмәскә язсын иде аларга”, - диде ул.

“Мәдәният өчен бик зур югалту, башкарасы эшләребез шактый иде”

Мәрхүмне искә алган дуслары, хезмәттәшләре, шәкертләре барысы да “Ул яшәргә ашыкты, башкарасы эшләре күп иде”, диләр. Аның белән озак еллар бергә эшләгән, Арча район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов Гөлназ Гарифҗанованы юксынуын яшермәде. Мәдәният өчен бик зур югалту булуын билгеләп узды.



- Мин мәдәният идарәсендә җитәкче булып биш ел эшлим, шул дәвердә Гөлназ Наил кызы бездә сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкарды. Ул утыз елга якын гомерен мәдәният өлкәсен үстерүгә багышлаган шәхес. 

Беркемгә дә сер түгел, әлеге тармакта үз хезмәтләрен ихлас яратканнар гына, үз һөнәрләренең осталары гына эшли ала. Мәдәният хезмәткәрләре күптән инде башкалар ял иткәндә эшләргә өйрәнгән. Аларның эш көннәре төрле бәйрәм чаралары белән уза, шул рәвешле халыкка хезмәт итәләр. Чын күңелдән әйтәм: ул шулкадәр яхшы хезмәткәр иде. Аның хакында иң зур чараларны югары дәрәҗәдә үткәрүче, чын оештыручы дип әйтә алам. Районда үткәрелүче барлык мөһим чаралар аның кулы аша узды. Һәрвакыт яңа идеяләр, зур эшләр белән янып йөрде. 



- Сәламәтлегенә зарланды дип әйтә алмыйм. Кеше авырмый тормый бит. Соңгы вакытта хастаханәдә булды, Республика Клиник хастаханәсендә дәвалану узды. Ул хастаханәдә булган вакытта Арча Мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов аның хәлен белергә барды. “Барысы да яхшы”, - дип кайтты. 

Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә каршы килеп булмый инде. Кызганыч, дөнья югалтулардан да тора. Мәдәният өчен бик зур югалту бу, бик авыр хәсрәт. Барлык чараларда да уң кулыбыз булган шәхес иде. Бик иртә арабыздан китте. Башкарасы эшләребез шактый күп иде. Ул районда үткәрелүче “Гаҗәеп әби” бәйгесен оештырып, әйдәп барды. Март аенда авыл мәдәният йортлары арасында театр фестивале башланырга тиеш. Гөлназ Наил кызы барлык төп чараларның җитәкчесе булды. Районыбызның сәнгатен үстерүдә, мәдәниятны саклауда, талантлы балаларның данын еракларга таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә югары һөнәри осталык белән фидакарь хезмәт куюы белән ихтирам казанган шәхес. Урыны җәннәттә булсын , - диде Арча район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

“Төшенкелеккә бирелеп, моңсуланып утырган чакларын күргәнем булмады”

Гөлназ Гарифҗанова бик күпләрне иҗат дөньясына әйдәгән, бик күпләргә канат куйган, үсендергән, сәнгатьнең матурлыгын белергә өйрәткән. Бүгенге көндә Арча район мәдәният йортында “үскән“ яшь алмаш эшли икән, бу да - аның хезмәт җимеше.

- Гөлназ Наил кызы хакында “минем остазым” дип, авызымны тутырып әйтә алам. Мәдәният өлкәсенә кереп китүемдә аның роле бик зур булды. Миһербанлы, ярдәмчел, кеше өчен кайгыра торган остаз була белде ул. Сәләтле буын тәрбияләп кенә калмыйча, безнең киләчәкне дә кайгыртып яшәде. Четерекле тоелган мәсьәлә килеп туган саен янына йөгереп керә идем. “Түзә алмаслык мизгелләр була инде, тормыш аннан башка булмый. Сабыр ит, үтеп китә ул”, – дип, бетмәс-төкәнмәс көч бирә иде. Минем аның төшенкелеккә бирелеп, моңсуланып утырган чакларын күргәнем булмады. Һәрвакыт яңа идеяләр, хыял-максатлар белән янып яшәде. Кояш кебек елмаеп-көлеп, бөтен җиһанны яктырта иде, - дип искә алды Арчаның Түбән Оры авылы клубы хезмәткәре Зөлфәт Сибагатуллин.



“Залдан безнең чыгышны күзәтә, безнең өчен җан атып торадыр кебек”

- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап авылга, мәдәният йортына эшләргә кайттым. Шул чагымнан ук Гөлназ Наил кызы мине үз кул астына алды, эшемне күзәтеп барды. Беренче тапкыр танышуыбыз концерта булды. Мин алып баручы буларак сәхнәгә чыктым, чыгыш ясаганда шулкадәр каушаган идем. Тәҗрибәм юк, сөйләм теле дә чамалы гына. Ул вакытта бу чараны остазым да күзәтеп торган. Концерт тәмамлангач ул минем янга килде, киңәшләрен бирде. Шул вакытта иң башымнан кагып: “Зөлфәт, Арча мәдәният йортына килеп йөр әле. Ялкауланмы, яме? Мин синнән чын алып баручы ясыйм, бөтен нечкәлекләрен өйрәтер идем”, - дип китте. Шуннан соң мине районда узган төрле чараларга алып баручы буларак чакыра башладылар. Концерт башланганчы аның белән бергә сценарийны укып чыга идек. Ул залның беренче рәтенә төшеп утыра һәм репитиция барышын күзәтә иде. “Зөлфәт, бу җөмләне артык кызу әйтмә. Дөрес интонация белән укырга тырыш. Арча - данлы Тукай ягы, шуның өчен татар телендә чиста һәм камил сөйләшергә кирәк. Алып баручылар туган телне саклау, аның гүзәллеген, башка телләр арасында дәрәҗәсен күтәрергә кирәклеген аңлата ала”, - дип әйтә торган иде. 

Аның арабыздан шулай иртә, вакытсыз китүен укучылары аеруча авыр кичерде. Безнең өчен бу зур югалту. Бүген дә залдан безнең чыгышны күзәтә, безнең өчен җан атып торадыр кебек. 

Тыштан артык таләпчән булып күренсә дә, күңеле нечкә иде аның. Эш барышында сүзгә килүләр дә булды. Тик остазым бервакытта да ачу саклый, үпкәли белмәде. Кояш кебек елмаеп “Зөлфәт, хәлләрең ничек?” – дип эндәшә иде. Бөтен уе һәм нияте һәрвакыт изгелектә булды. Башкарган эшләре бик күп булды. Шуның өчен республика җитәкчелеге дә хезмәтен югары бәяләде, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган шәхес ул, - дип билгеләп узды Зөлфәт. 

“Мин туганда көн шундый “елак” булган, көне буе карлы яңгыр яуган. Өч яшемә кадәр бер сәбәпсез елаганмын. Абый һәм апаларым гел кулда йөртә торган булган. Хәзер шул елларым өчен елмаерга яратам, ачу килгән чакларда да. Күп вакытта елмаеп кына калмыйм, рәхәтләнеп һәм “тәмләп” кычкырып көлеп алам. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә” – дип әйтә торган булган Гөлназ Гарифҗанова танышларына.

“Барлык кыенлыкларны башкаларга сиздермичә үткәрә иде”

Адәм баласы елмаеп, көлеп торса, аның күңелендә нәрсә барын белеп бетереп булмый шул. Гөлназ Наил кызы да шушы көләч карашы артында күпме күз яше, борчу барлыгын белгертми яшәгән. Кемнән генә сорасак та: “Сәламәтлегенә зарланмады, үзен начар хис итүе хакында бер сүз дә әйтмәде. Аның арабыздан кисәк китеп баруы һәммәбез өчен дә көтелмәгән хәл булды. Һәрчак каядыр ашкынды, ашыкты. Үкенечкә генә булган икән шул. Гомере бик кыска булды”, - диләр. 

Гөлназ Гарифҗанованы башкаларга ярдәм итеп, аларның проблемаларын үз йөрәге аша кичереп, бераз гына булса да хәлләрен җиңеләйтер өчен бар көчен куеп тырышып эшләп йөрүче шәхес буларак искә алалар. Арча районы Күпербаш авылы кызы Гүзәл Абдуллина да шул фикердә. Мәдәният йортында эшләп килүче “Ихлас” мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр оешмасының җитәкчесе ул. Соңгы вакытта мәрхүмә белән белән тыгыз элемтәдә торган.



- Гөлназ апай белән 2018 елның декабрь аенда таныштык. “Гүзәл, акыллым, сәламәт кешеләргә үрнәк була алырлык оешма оештырасы килә. Бу оешманың максаты – наркомания, эчүчелек, тәмәке тарту, үз-үзләренә кул салу кебек күренешләргә каршы көрәшү булачак. Үз үрнәгендә авырлыкларны җиңеп яшәгән, мөмкинлекләре чикле булган яшьләрне дә берләштерергә телим. Шундый яшьләрнең фикерләрен, теләкләрен, проблемаларын да ишетәсем килә. Авылларга чыгып дискуссияләр оештырырга мөмкин булачак”, - диде. Ул җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә юнәлтергә теләде. Бергәләп “Ихлас” оешмасын булдырдык, анда тугыз кеше йөрдек. Инвалидларга никадәр игътибар, ярдәм, акчалата чыгымнар кирәк бит. Үз башына төшмәгән кеше аны аңламый. Гөлназ Наил кызы инвалидлар мәнфәгатьләрен яклауда тырышып эшләде. 

Барлык кыенлыкларны башкаларга сиздермичә генә үткәрә иде, шуның өчен авыруы хакында да күпләр белми калды. Авыртуы декабрь аенда ук үзен сиздерде, шул чакта хәле юк иде. 

Миңа инвалидлар ункөнлеге уңаеннан оештырылган концертны алып барырга туры килде. Шул вакытта ул миңа сәхнә артында “Гүзәл, төне буе йоклый алмадым әле. Нигәдер үземне начар хис итәм, бу арада кәефем юк”, - диде. Кай җирегез авырта? Сезгә хастаханәгә барырга кирәк, эш качмый ул – дип ачуланып алдым үзен. “Минем бөерләрем авырта, шуның белән интегәм. Юк, әле генә дәвалана алмыйм. Эшем бик күп. Үтеп китәр әле”, - диде. 


Шул вакытта катырак әйтәсем калган дип үземне ачуланам. Дөрес, тыңламаган булыр иде. Үз эшенә шулкадәр бирелгән шәхес иде ул. “Ел хатын кызы”, “Ел ир-аты”, “Хатын-кыз карашы” республика бәйгеләренә әзерләнде. Бездән дә ныграк ул дулкынланды, һәрберебезгә “булдырдын” дип көч биреп торды. Үз номинациябездә алдынгы урынны яулагач нык итеп кочаклап күкрәгенә кысты. Үзе сабый бала кебек иде бит ул, нурлы иде. Ул көнне мин аны үзебезгә кунакка чакырдым. “Гүзәл акыллым, башка вакытны кереп чыгармын. Бүген ардым, соң инде”, - диде. Шул вакытта гомерлеккә минем белән саубуллашып китәсен кем уйлаган бит. Бу безнең соңгы күрешүебез иде.

22 февраль көнне без аның белән телефоннан сөйләштек. “Операция уңышлы узды, Аллаһыга мең шөкер. Ашый башладым инде. Тиздән яңа көчләр туплап эшкә чыгачакмын. Оешмага йөрүчеләр белән җыелып алырбыз әле”, - диде. Шунда да эш турында уйлап ятты бит ул. Терелеп кайтачагына чын күңелдән ышангын идем. Булмады, кире әйләнеп кайтмады. Бик кызганыч. Шулкадәр нык сагынам үзен, - дип искә алды Гүзәл Абдуллина.

“Оныклы булам дип, сөенеп йөрде”

Ашытбаш мәдәният йорты директоры Айгөл Фәйзрахманова Гөлназ Гарифҗанованың соңгы вакытта оныклы булам дип сөенеп йөргәнен әйтте. Тик бу бәхет аңа насыйп булмый...



- Гөлназ Наил кызы эш дәверендә кырыс та, шул ук вакытта кешелекле, ярдәмчел дә була белде. Бергәләп ял иткән вакытларда “Кызлар, рәхәтләнеп ял итегез, күңел ачыгыз, ә эшләгән дәвердә мин, сездән эш таләп итәм!” – дип әйтергә ярата иде. Чыннан эшкә килгәндә ул бик таләпчән иде. Ә - эш, эш инде ул! Аның оештырган барлык чаралары да югары дәрәҗәдә үтә иде. Сабантуйлар, Яңа ел бәйрәмнәре... Күпме халык, балалар! Шуның кадәр кеше белән эшләү өчен дә күпме көч, күпме тир түгәргә кирәк бит! Семинар, җыелышлар вакытында да үз сүзен әйтә белде. Бервакытта да ачу саклап йөрми. Ялт итеп сөйләшә, аралашырга, үзенең киңәшләрен бирергә, нинди дә булса проблемаларны чишәргә ярдәм итә иде. 

Хатын-кыз буларак гел үзгәрүчән... бер карыйсын - кыска сары, икенче карыйсың - озын кара чәчтән була торган. Мин үзем шуңа бик гаҗәпләнә идем. Һәрвакытта да бик матур киенеп, ясанып йөрде. Безне дә киенү, бизәнү культурасына өйрәтә килде. Кулыннан нинди генә эш килми. Ипи дә пешерә, торт та ясый, токмач та җәя, шашлык та әзерли. Ясаган чәчәкләре дә үзе кебек балкып тора. Шул арада яшь парларны кавыштыра. Әле бу мин белгәннәре, белмәгәннәре күпмедер.

Гөлназ Наиловна улына кадерле әни дә, әти дә була белде. Ялгызы бер малай үстереп аны олы тормыш юлына бастырды. Улы да бик чибәр, акыллы, тәрбияле бала. Ни кызганыч... оныклар сөяргә насыйп булмады. Оныклы булам дип, сөенеп йөргән вакытта... Ашкынып, янып яшәгәндә менә шундый хәл килеп чыгуы бик кызганыч, әлбәттә. Ә бит яшисе дә яшисе идее әле! Әй син язмыш, язмыш! - дип уфтана Айгөл Фәйзрахманова.

“Йөгереп сәхнәдә биеп йөрде, вафатына ышана алмыйм”

- Әлеге шәхес хакында көннәр буе сөйләргә әзер мин. 2014 елның 1 августында Иске Масра авылы мәдәният йортына эшкә кердем. Унбиш көн узганнан соң елмаеп яныма Гөлназ Наил кызы килеп керде. “Чулпан син буласыңмы? Ничек ямьләнеп киткән мәдәният йорты”, - диде. Шуннан соң йөгереп сәхнәгә менде һәм биеп алды. “Ай-яй, идәннәре нинди нык” – ди, ә үзе рәхәтләнеп көлә. Әле дә бу мизгелләр күз алдымда. Шуның өчен аның вафатына ышана алмыйм. Көнгә ничә тапкыр фотосүрәтләрен кереп карадым. Нишләп шундый кешеләр үлеп китә икән ул? Ул – бер, бүтәннәр аның кебек була алмас. Безнең Арча район мәдәният йорты ике кулсыз калды. Бер генә мәдәни чарада аннан башка узмады. Аның хакында усал дип тә әйтәләр. Дөрес. Тик усалның да ике төрлесе була бит, ул әйбәт усал иде. Аннан соң аңа тәлапчәнлек хас иде. Эшен җиренә җиткереп башкармыйча туктый белмәде. Бар яктан да булган кеше, күпкырлы шәхес иде, - диде Иске Масрадан Чулпан Һадиева

- Яңа ел бәйрәме алдыннан эштән, мәдәният йортыннан китәргә туры килде. Үзебезнең авылда мине ферма мөдире итеп билгеләделәр. Гөлназ Наилевна бу яңалыкны авыр кабул итте, мине җибәрергә теләмәде. Тик шуңа да карамастан “Чулпан, мин сине тагын бер елдан район алдынгылары слетында көтәм”, – диде. Бу сүзләрне йөрәгемә шулкадәр якын кабул иттем, ул ничектер васыять кебек яңгырады. Канатландырып мине озатып калды”. – дип искә ала ул. 

*****

Редакциядән: Гөлназ Гарифҗанова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән дә тыгыз элемтәдә булды. Аның максаты - авыл клубларының югары бурычын, авыл үсешенә керткән өлешен күрсәтү иде, шуңа да ул районның мәдәни тормышында кайнаучыларны массакүләм мәгълүмат чаралары аша танытырга, аларның күңелен күрергә тырышты. Гөлназ Гарифҗанова узган елның март аенда "Интертат" электрон газетасы өчен махсус мәкалә язды. 

Гөлназ Наил кызы үз мәкаләсендә: "Халык арасында йөргәч, шундый сүзләр ишетергә туры килә: “Авыллар бетә, тормыш начар, яшьләр китә, эш юк”, - диючеләр бар. Ничек инде күкрәк тутырып җырлап биргән, яисә аяк астыннан ут чәчрәтеп биеп биргән кешенең тормыш хәле начар булыр икән? Сәхнәдә бит кешенең чын йөзе ачыла, ул үзе дә сизмәстән эчке халәте белән яши башлый. Димәк, аның тормышы җитеш, ул үзеннән канәгать", - дип язган иде ул. Шушы сүзләр дә аның эшенә тугры хезмәт итүе, намуслы шәхес булуы турында сөйли.

Гөлназ Гарифҗанованың әлеге мәкаләсен моннан укый аласыз. 

Замандашларына чын үрнәк булган, милләт үсешенә зур өлеш керткән татар кызы Гөлназ Гарифҗанованың урыны җәннәттә булсын...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100