Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гомеремдә дә авырганым юк» - Александр Лукашенко озак яшәү серләрен әйтте

Белоруссия Президенты кардан яланаяк йөргән чакларын искә алды, хәзер дә балта тотып утын яруы хакында сөйләде.

news_top_970_100
«Гомеремдә дә авырганым юк» - Александр Лукашенко озак яшәү серләрен әйтте
http://www.kremlin.ru/

Белоруссия Президенты Александр Лукашенко озак яшәр өчен импортланган әйбер ашамаска киңәш итә. Бу турыда РИА Новости яза.

«Ничектер сакланырга, азрак авырый торган яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Иммунитет нормаль булсын өчен. Тфү-тфү, гомеремдә авырганым юк. Барысы да балачактан килә, бездә карны „ак чебеннәр“ диләр, менә шулар чыкканчы яланаяк йөрисең», — дигән ул «Национальная оборона» журналына интервьюда.

Ул салкын сулы елгада коенуын, спорт белән шөгыльләнүен дә әйтә.

«Пандемия күрсәтте… Безне Алла алды да селкеп атты, без дөрес яшәмәгән өчен. Утырып эшлибез, өйгә кайттык та диванга аудык, башта газета иде, хәзер айфон карыйбыз, ятабыз, канәгать, телевизор карыйбыз. Көненә ике сәгать эшләргә кирәк, ике сәгать — бу закон. Шуңа күрә мин балта алам да утын ярам. Бу файдалы. Сәламәт туклану да кирәк. Беркайчан да импортланган әйбер ашама — озак яшәрсең», — ди ул.

Лукашенко белорус бәрәңгесен дә ашарга киңәш иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100