news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гомере буе битендә зур шеш белән яшәүче блогер Марат Юнысовны мини-трактор таптаткан

news_top
Гомере буе битендә зур шеш белән яшәүче блогер Марат Юнысовны мини-трактор таптаткан
Фото: https://shahrichalli.ru/

Блогер Марат Юнысовтан күңелсез яңалык ишеттек. Ул Сарман районы Дүсем авылында яши. Язгы бакча эшләрен башкарганда ялгыш мини-трактордан егылып, тәгәрмәч астында калган. Табибларга мөрәҗәгать иткәч, уң як кабыргалары сынганы ачыкланган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Рентген, КТ ясадылар, эчке органнарга зыян тимәгән, диделәр. Хастаханәдә нинди дәвалау булачагын сорадым. Авыртуны баса торган уколлар гына, диделәр. Гипс та юк, башка төр дәвалау да. Шуңа гариза язып, авылга кайтып киттем. Сулаганда авырта, шулай да акрынлап сулыйм, Аллаһка шөкер, ашый алам», – дип сөйләгән Марат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар