news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гомер көзе (яки әби-бабайлар оныкларын карарга тиешме)

«Интертат» хәбәрчесе Гөлүзә Василова, үз күзәтүләреннән чыгып, әби-бабайларның оныкларын теләп каравы һәм мәҗбүр булуы турындагы уй-фикерләре белән уртаклашты.

news_top
Гомер көзе (яки әби-бабайлар оныкларын карарга тиешме)
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Яңа уку елы башланды, авыл әби-бабайларының күпчелеге оныкларын шәһәргә озатса, шәһәр әбиләренә «котылдым» юк. Аларның урак өсте башлана – мәктәпкә илт, алып кайт, түгәрәккә илт, көтеп утыр, алып кайт, пешер, ашат, уйнат, аннары өеңә кайтып йокла да, иртән тагын 1-2 сменалы «эшеңә» килеп җиткән бул. Шулай ук оныклары белән бергә авылдан шәһәргә килергә мәҗбүр әби-бабайлар да бар.

Заманасы шул, әби-бабайларны да эшкә җикми булмый. Яшьләргә акча күп кирәк, бар нәрсә акчага килеп терәлә. Балаларның да вакытын файдалы үткәртәсе килә ата-ананың, сәләтләрен дә ачасы килә инде. Яшь вакытта акчасын да эшлисе килә.

Яңа уку елы башлану белән урам җанланды. Вакыт-вакыт әби-бабайларга күз төшә, араларында инде яхшы таныш булганнары да бар. Кайсылары әле парлап, үзләренә хәрәкәт булганга сөенеп, оныкларын алырга килә. Шунда мәктәп каршында үзләренең яшьтәшләре белән танышалар, сөйләшеп китәләр. Кайсылары шәһәрдә балалары белән күрше генә булып яши, ә кемдер уку сезонына балаларны йөртү өчен авылдан килгән. Ә күңеле авылдагы йорты, эшләнеп бетмәгән эшләре янында калган, тизрәк кайту өчен ялларны көтә.

Шулай көн саен бер сукмакны таптап йөреп, ул әбиләрне гомер буе белгән кебек буласың. Аларга да игътибар кирәк, сөйләшәселәре килә. «Менә шәһәрнең теге башыннан килеп йөрим инде. Хәзер үстеләр инде. Берсе балалар бакчасында булганда, бабай белән икәүләп килеп карый идек, икесен ике якка йөртәсе бит. Әниләре табибә, гомере буе укый, әле менә тагын остеопатка укыды, әллә ничә белгечлеге бар инде. Башка укымассың инде, дим.

Улым кибеттә менеджер. Иртән сәгать 7гә килеп җитәм, кичке 8дән соң гына кайтырга чыгам. Кунып та каласым килми, үз караватымда йоклап, иртән киләм. Шул килгәч тә урыннарны җыям, укуга озатып бетерәм дә шулпа куеп җибәрәм, кайткач ашарларына әзерлим балаларга.

Бабаем да үлде бит быел. Беләсеңме, олы оныкның борынын тиштереп алка тагуы гомер иткән бабаем үлеменнән дә авыррак булды миңа. Өзми-куймый, тәки әнисен җиңеп тиштерде бит. Бу балаларны җиңә торган түгел. Хәзер сәламәтлек китте инде. Озак килеп тә йөри алмам инде. Әле өйгә кайткач ашарга пешерергә көч табарга кирәк, олы улым 40ны узды, программист, өйләнмәгән, өйдән генә эшли», – дип, бар булганын сөйләп бирде берсе.

Үзе дә бөкрәеп беткән әбинең, мәктәп букчасын аркасына салып, оныгыннан 3-4 адым артта баруын күреп, кайвакыт, барып, ул сумкасы аркасыннан аласы килә. Олы кеше өчен дә, мәктәп баласы өчен дә ул букчалар бер дә җиңел түгел бит. Кайвакыт бассейн эскәмиясендә сөйләшеп китәбез, «миңа монда көтеп утырсам ярыймы икән, тагын кайтып килеп йөрергә авыр шул, аякларның рәте юк» дип сорап куялар. Эх, үзләре тормыш арбасын тарткан, балаларын үстергән, «балаларга булышмый булмый» дип тырышып йөрүчеләр…

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Ярый да әби-бабайның булышырлык көч-куәте вә теләге булса, «безгә шөгыль генә ул» дип, теләп, үзләрен оныкларына багышласалар. Аларның кайберләре бу эшкә мәҗбүр ителгән.

Кибеттән кайтып киләм, миннән шактый алда бер якка янтайган, сумка тоткан әби белән 4-5 класстагы оныкчыгы атлый. Оныкчыкның колагында – йонлы колакчын (наушник), кулында – зур альбом. Рәсем түгәрәгеннән кайталар булса кирәк. Мин якынайган саен, кызның әбисе белән канәгатьсез сөйләшүе ачыграк ишетелә башлады.

– Нәрсә, нәрсә? – диде ул, колакчынының берсен алып.

– Ник син аны урамда киясең, мине дә, башкаларны да ишетмисең.

– Нәрсә, нәрсә? Әйт!

– Алай киеп йөрмә, дим.

– Нәрсәгә кирәкмәгәнгә миңа дәшәсең? Гел бар нәрсәне бозасың. Әйт, нәрсә димәкче буласың?

Кыз бала, минем алар белән янәшә атлавымнан да тартынмыйча, әбисенә кычкыруын дәвам итә.

– Әниеңә әйтәм мин сине.

– Әни белә инде мине. Әйт, дим, ни сүзең бар. Чукракландыңмы соң?

Бу кызның сүзләре йөрәгемә кадалды, аның, акаеп, әбисенә каравы, колакчынын 3 секундка алып, аннары кабат колагына тартып куюы, урамда тавыш куптаруы өчен җилтерәтәсем килде. Юкса, әбисе дә өендә үз көенә генә йөрер иде, ә синең артыннан аксаклап озатып йөрмәс иде. Шушымы рәхмәт? Мин инде аларны узып киттем, әмма кызның әбисенә тупас дәшүе мине артымнан куып тота килде. Минем йөрәк түзмәде, мин бөтен гәүдәм белән борылып аларга карап бастым. Туктамасмы икән бу бала, дип уйлыйм үземчә. Ә, юк, ул үзенә игътибардан кабынды гына.

– Туктыйсыңмы син, кешеләр карый, – дип дәште әбисе.

– Караса ни!

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Эх, әбиле-бабайлы вакыт – рәхәт вакыт бит ул, ә алар әле аны аңламый. Аңламас та, мөгаен, без бу кыз яшендә әби-бабайга хезмәт итә идек, ә алар безгә түгел. Менә хәзер булсын иде алар, утырсын иде әби кәнәфиендә балалары белән оныклары аш-су бүлмәсендә кайнашканны карап.

«Түшәмне яхшылап, ышкып юыгыз, балыкны тәмле итеп кыздыр, бәрәңгене күп итеп пешер, кая, миңа чәй ясап бирегез әле, тәмле әйберме соң ул», – дип сөйләнеп.

Син балачакта сикергәләгәндә күренеп киткән кендегең өчен сүгеп куйганына кадәр сагындыра. «Кояш ояла бит, яп кендегеңне», – дияр иде. Тик, никтер, ул кояш топик киеп йөргән шәһәр балаларыннан оялмый иде, ә менә авыл баласы кендегеннән ояла иде.

Әбинең кайбер әйткән сүзләренең мәгънәсен әле генә аңлап, көлешеп утырабыз. Ул бит шуны, моны күздә тотып әйткән, дип. Балачакта ул сүзтезмәләрнең мәгънәсен аңламыйча аптырап йөри идек. Аларны аңлар өчен 40 яшьне узарга кирәк булган, күрәсең.

Кайвакыт урамда тиктомалдан сөйләшеп торганда, күрше апае әбине үпкәләтерлек сүз әйтеп куя иде. Шуннан әби: «Кызым, әйдә, керик, ак эчле кәнфит белән чәй эчик. Тиле белән тиле булыр хәлем юк», – дип, түгәрәк гәүдәсе белән җил-җил атлап, капкадан кереп тә китә иде.

Менә бу сүзләре дә үзенә күрә тәрбия, кеше белән талашуның кирәге юклыгын җиткергән бит. Ул сүзләрне эчтән генә еш әйтергә туры килә хәзерге тормышта. Янында бабай да булсын иде әле, син яңа пешкән камыр ризыклары кертәсең, ә ул ишегалдында каршы ала. «Кызым, нәрсә ул», – дип, тастымал читен ачып карый да, «Бар әбиең янына кер, кәнфит белән чәй эчегез», – ди.

Аннары күрше урамда яшәгән икенче әби-бабайга камыр ризыклары, күчтәнәч илтәсең. Алар шунда ук чәй куя да, мактап ашый да башлыйлар. Ә син аларның тәмләп ашавына сокланып карап утырасың.

«Кызым, эшләп йөрисеңме? Кияү дә кайттымы? Хәзер хезмәт хакы ничә сум? Малаеңа ничә яшь булды инде? У-у-у, күп акча аласыз икән, безнең заманда андый акча юк иде», – дип куя акча исәбен оныткан бабай. Аннары оныкчыгын алып сөя, «нинди шигырь беләсең» дигән булып сөйләштерә. «Балаларыңның баласы балдан татлы», – диләр бит. Ә оныкчыкларны күрү – «ул инде икеләтә бәхеттер». Юкса әбиләр, шуның кадәр оныгым, шул кадәр оныкчыгым бар, дип санап утырмаслар иде.

Ул әби-бабайга урам ярып кычкыру турында сүз дә юк иде, аларның шелтәсендә, алар хезмәткә мәхәббәт уятып үстерде безне, алар балачактан өйрәткән догалар да хәтердә яхшы сакланган.

«Кызым эшкә чыкты, эшемнән китеп, оныкны карыйм. 2 ел гына булса да эшлисем килгән иде. Ярата идем эшемне, эш өчен кирәкле почмагымны, материалларны булдырган идем, шулар белән рәхәтләнеп эшлисем килгән иде әле. Нишлисең инде, балалар бит», – дип куя, оныгын мәктәптән көтеп торган, әле генә пенсия яшенә җиткән ханым.

«Ә мин онык мәктәпкә керүгә эшне ташладым. Оныкны үзем карыйм. Яшьләр эшләсен, ипотекалары да бар. Минем пенсиям үземә җитә», – ди аңа җавап итеп икенчесе.

Җәй бер гаилә белән танышырга туры килде. Алар шәһәр читендә үз йортлары белән яши, эшлиләр. Балаларны мәктәпкә йөртергә кеше кирәк. Алар башка шәһәрдә яшәүче әниләрен күчерергә тели. Әбинең канәгать булмавы йөзенә чыккан. Аны, гомер иткән фатирыннан йолкып алып, таныш булмаган мохитле шәһәргә, кемнәндер калган фатирга күчермәкчеләр. Әбине күрше Камиләдән, тетя Нинадан аермакчылар. Гомер буе бергә эшләгән дядя Ваня һәм тетя Валя белән ишегалдына чыгып утырудан мәхрүм итмәкчеләр.

«Менә мәктәп янында ук фатир таптык, балаларны кереп аласың да, синең белән кичкә кадәр торып торалар, аннары эштән кайтышлый алып кайтып китәбез. Безгә дә синең яныңа башка шәһәргә кайтып йөрисе булмый», – ди кызы уйга баткан әбигә. Ул дәшми, аның башка шәһәргә күчәсе килми, үз тормышы белән яшисе килә.

Яшьләргә ничек тә бу хәлне әти-әнинең теләген исәпкә алып, ризалыгы белән эшләргә кирәк инде. Алар канәгатьсезлек белдерсә – үпкәләмәскә, ә башка юлларын үзләренә эзләп табарга. Кемдер әтисен авылда калдырып, әнисен балалар карарга алып китә. Гомер көзләрендә алар аерым яшәргә мәҗбүр була.

Ул яктан безнең әти каты булды. «Алып кайткансыз икән, үзегез үстерегез, безгә сөяргә генә алып кайтыгыз», – дип әйтә иде. Әлбәттә, бу – «булышмыйбыз» дигән сүз түгел, «каникулларда кайтарыгыз» дип кенә торалар, әмма өйдән китеп, шәһәрдә бала карауга өметләнмәгез, дигәнне аңлата.

Кайвакыт үзем шулай бала карарга килүче әбиләргә кызыгып та куя идем, кайткач, әтинең реакциясен тикшерер өчен генә: «Менә кеше әбиләре килеп тора, балаларны мәктәпкә йөртә, кайтышка тәмле әйберләр пешереп көтеп тора», – дип әйтәм.

«Тәмле әйбернең пешкән булуы үземә дә кирәк. Әниегезне алып китәсез икән, миңа алмашка кайтарып куегыз», – ди ул, уены-чыны белән.

Күрше Кәримә апа да искә төште әле. Авылдан килеп, кызының бер-бер артлы туган балаларын карарга булышты. Җәй 3 айга алып кайтып китеп, бетмәс-төкәнмәс авыл эше өстенә яңа гына тәпи киткән оныкларын да карады. Балалар «кул астына» кергәч, кызы гаиләсе белән чит илгә китеп барды. 3 айга гына дигән сәфәр елларга сузылды.

Ә әби көтте, сагынды. Менә бу җәйдә кайталар инде, киләсе елга тәгаен кайталар, дип көтеп, дистә елга якын вакыт узды. «Эх, кайтсалар, бер көн кочагымнан чыгармас идем», – дип ямансулады ул. «Соң, видео аша сөйләшеп торасыз бит», – дигәч, «әй» дип кул гына селтәде дә, күз яшьләрен тыя алмады. Сагынды газизләрен, соңгы вакытларда төшенкелеккә бирелеп китте, «шул балаларны күрмичә үлеп китәм бугай» диде. Шулай булды, ул үстергән балалар аны соңгы юлга озата алмады. Кызы да, оныклары да өзгәләнде, очып кына кайтырга якын ара түгел шул...

«Менә мин дә, шушы баланы мәктәпкә илтер һәм алып кайтыр өчен, шәһәрнең икенче башыннан килеп йөрим. Әти-әнисе иртүк эшкә китә. 2 еллап миңа фатир эзлиләр, үзләренә якынрак күчерәселәре килә. Ошатмыйм шул фатирларны, аларга кыенлык тудырып, бергә яшисем килми. Минем үз фатирым бик яхшы», – ди күрше йортка килүче әби. Сизелә инде, әбинең гомер иткән фатирыннан күчәсе килми. Иртән кызыл автобуска утырып килә, кич кайтып китә, шулай шәһәрнең икенче башына алҗып йөрергә риза.

Әлбәттә, бар шундый дәү әниләр: «Бала карарга миңа булышучы булмады, «үземнең балаларга булышачакмын» дип сүз бирдем», – диючеләр. Менә аларга бала карашу – бәхет, аларның ярдәмен кабул итү күңелле. Әмма бу әле – ата-анага салынып бетеп, иркенгә чыгарга, дигән сүз түгел.

Кайбер әбиләр артыгын да тырышып җибәрә. Бер таныш гаилә кызларын кияүгә бирде. Бала туганын дәү әни булачак кеше бик көтте. «Тусын гына, үзем карыйм», – дия иде. Әти-әниле бала әби белән үсте. Яшьләр егет белән кыз кебек яшәүләрен дәвам иттеләр, мәшәкатьсез тормыш хәтта бер-берсеннән ардыртты булса кирәк. Эштән ашыгып кайтасы, балага ашарга әзерлисе, аны балалар бакчасыннан кем алырга өлгерә, дип кайгырасы булмады. Ир кеше тотты да үзеннән өлкәнрәк хатын янына күченеп китте. Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай булды, әбигә онык кына түгел, кара кайгыга баткан кызны да «тормышка кире кайтарырга» туры килде.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Казанда яшәп, 3 балалы кызына бала карарга бер тапкыр килмәгән аналар да бар. Алар нык, алар гомер көзендә дә үзләренчә яшәргә теләүләрен әйтүдән курыкмый. Башта «мин эшлим әле» дип килмәсә, аннары инде «ерак сезгә кадәр йөрергә» диләр. Үпкәлисе юк, алар үз балаларын үстергән инде, хәзер үзләре теләгәнчә яшиселәре килә.

Андый очракта җае чыга аның, күршеләр, дус кызлар ярдәм килә. Кунак ашы кара-каршы, дисең дә, бер-береңә булышып яшәргә өйрәнәсең. Без ишегалдында бер-беребезгә ярдәм итеп үстерештек балаларны. Үзем күпчелек очракта өйдә эшләгәч, бер кешенең гозерен кире какмый идем. Аңлыйсың бит: аның да, синең дә кинәт кенә кирәктә бала калдырыр урының юк. Бер вакытта – береңдә, икенче вакытта икенчеңдә балаларны калдырасың.

Күрше кызларның чәчләрен үреп мәктәпкә дә озаттым, йорт куянын эзләп табып читлеккә дә яптык, кер машинасы сыкмаган килеш бала элеп куйган керләрне яңадан салып сыктык та, идән чүпрәген эзләп табып, суларны да сөрттек. Башлангыч сыйныфлар бит алар еларга гына тора, ул теләгән аяк киемен табалмаса, тизрәк эштәге әнисенә шалтыратып елыйсы дип белә. Тынычландырырга да туры килә, иртәдән өстәлдә калган сөтне дә суыткычка алып куярга кирәклеген әйтәсе. Әле ул «әни миңа суыткычка куярга кушмады» дип карыша.

Күрше йорттагы таныш хатынның кызы өйдә үзе генә калган, кемдер ишек шакыган кебек тоелган да, хәзер өйдән чыгарга куркып, елап утыра. Анда да йөгереп кенә кереп, мәктәпкә озатып, ишекне бикләп чыгасы була. Балалар бакчасына гына йөри башлаган бала тагын авырган, «больничный»ны әле генә яптым бит инде» дип нишләргә белмәгәндә, мин, декретта булганда, күрше баласы белән «больничный»да да утыра идем.

Мин үзем – әбиләр ярдәм итә икән, ярдәмне кабул итү яклы. Шөгыльләре булу аларны хәрәкәттә тота. Әмма аларны көчләп авылдан алып килеп бала каратырга, яки яшәгән шәһәреннән аның ай-ваена карамыйча күчереп, үзең тапкан балаларны аңа тагуны хупламыйм. Алар булсыннар гына! Балалары белән оныклары кайтканда туган йорт капкасы озак еллар ачык кына булсын...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар