news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гомер өчен кирәкле дарулар күпмегә кыйммәтләнәчәк?

2019 елдан гомер өчен кирәкле дарулар 10 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин.

news_top
Гомер өчен кирәкле дарулар күпмегә кыйммәтләнәчәк?
2019 елдан гомер өчен кирәкле дарулар 10 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин. Бу хакта “Известия”гә сылтама белән "Башинформ" сайтында хәбәр ителә. Бәяләр кыйммәтләнү беренче чиратта валюта курсы арту белән бәйле, шуңа күрә чит илдә җитештерелгән даруларга бәя сизелерлек артырга мөмкин.

Үзебезнең илдә җитештерүчеләр дә бәяләре арттырырга әзер. Алар моны дарулар ясаганда чит ил компонетларын куллану белән аңлата.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, җитештерүчеләр гомер өчен кирәкле һәм мөһим даруларга бәяне инфляция процентына гына арттырырга мөмкин. Алар елына бер тапкыр фаразланган инфляция күләмен исәпкә алып, бәяләрне киредән теркәү өчен гариза бирергә хокуклы. Хөкүмәт фаразлары буенча, әлеге күрсәткеч 4 – 4,5% аралыгында. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар