Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гомер буе колхозда эшләде». Сыер савучы хатынны яшен сугып үтергән

news_top_970_100

Пермь краеның Юсьва районында яшенле яңгыр вакытында сыер савучы хатын һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

18 майда 52 яшьлек хатынны яшен суккан. Бу көнне Крохалево авылында яңгыр ява. Төштән соң яшен яшьни башлый. Яшен тигән өянке агачына да ут каба.

52 яшьлек Людмила К. сыер савучы булып эшли, ул фермага эшкә ашыга. Кичке савым 18 сәгатьтә башлана, Людмила соңга кала, сәгать җиденче китеп бара.

Людмила дамба өстеннән бара, үзе телефоннан сөйләшә. Яшен нәкъ аңа суга һәм хатын юлга егыла. Людмиланың гәүдәсен 2 сәгать чамасы вакыт узгач кына табалар, аның курткасы янып беткән була. Колхоз рәисе бу турыда полициягә хәбәр итә. «Ашыгыч ярдәм» чакыралар, тик Людмила үлгән була инде.

«Ул үзе Гайнда туган, яшь чагында кияүгә чыгып, бирегә күченгән. Гомер буе колхозда эшләде. Улы, кызы һәм 2 оныгы калды», – ди авыл халкы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 май 2025
    Исемсез
    Телефон харап иткән инде, ул әйбердән сак булырга кирәк. Колхозларны бездә дә кире кайтарырга кирәк, минемчә. Колхоз бик рәхәт иде, анда ни бар, колхозчыда да шул бар иде. Хәзер авыл кешесендә 5 тавык тотар рәт тә калмады бит. Авылны бетерү ялгышлык булды.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100