news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Гомер буе ирне көнләштердем сезне яратам дип" - Айдар Галимовның фанатлары җырчының Нью-Йоркта "Әпипә"не биегән яшь чагын искә ала

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Инстаграм битендә үзенең 1998 елда Нью-Йоркта концертыннан соң татарлар белән "Әпипә" җырына биегән архив видеоязмасын куйган. Комментарийларда исә җырчының яшь чагын сагынып искә алганнар.

news_top
"Гомер буе ирне көнләштердем сезне яратам дип" - Айдар Галимовның фанатлары җырчының Нью-Йоркта "Әпипә"не биегән яшь чагын искә ала
"Кичә бер тамашачым җибәрде бу видеоны. Монда Нью-Йорк шәһәре, 1998 ел, Америкадагы беренче очрашу-концертымнан соң.

Минем күлмәк-чалбар, прическага карасаң, океанның икенче ягыннан килгәнмен икәне күренеп тора инде, нишлисең. Шәүкәт исемле милләттәшебезгә әле булса рәхмәтлемен, шушы очрашулар өчен. Һәм бу гастрольләрне оештырган минем якын дусларым Фирхәт һәм Гөлнисага.

Эй, гомернең алтын минутлары", - дип язган Айдар Галимов.

"Яшь чак матур чак. Хотя сез әле дә ничава. Гомер буе ирне көнләштердем сезне яратам дип", "Да, әкренлэп картаябыз шул, брат! Яшь вакытлар сагындыра!", "Океанның бу ягы да нәкь Сезнең кебек киенгән бит. Сез һәрвакыттагыча, океанның бу ягында булсагыз да теге ягында булсагыз да, 90нчы елларда да бүген дә", "Сездэге кием башка кешедә булмаган зато", "Яшь чак юләр чак", - дигәннәр язылучылар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кичә бер тамашачым җибәрде бу видеоны..⠀ Монда Нью-Йорк шәһәре, 1998 ел, Америкадагы беренче очрашу-концертымнан соң.. Минем күлмәк-чалбар, прическага карасаң, океанның икенче ягыннан килгәнмен икәне күренеп тора инде, нишлисең.. Шәүкәт исемле милләттәшебезгә әле булса рәхмәтлемен, шушы очрашулар өчен.. Һәм бу гастрольләрне оештырган минем якын дусларым Фирхәт һәм Гөлнисага.. Эй, гомернең алтын минутлары.. ⠀ #айдаргалимов

Публикация от Айдар Галимов (@aidar_studio)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар