Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гомер бер генә (Кәрим Кара)

Авылга кайткан саен берәр вакыйга шаһиты буласың. Бу кайтканда бөтенләй башка сыймас фаҗига сагалап торган. Бездән ике өй аша торган Сәрвәр апаның төпчеге Сәлим бауга менгән, диделәр. Бүген җеназасы икән.

news_top_970_100

Чәй-фәлән дә эчеп тормый күршеләргә ашыктым. Сәрвәр апаның капка төбендә кешеләр кайнаша. Ир-ат бер түгәрәккә җыелышып тәмәке көйрәтә, борчу йөзле хатын-кызлар кереп-чыгып йөри, кайгы килгәннәргә хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышалар. Кабер казылган икән инде, картлар мәетне юганнар, әлеге минутларда хәзрәт ясин чыга.

Хәзрәт ишектә күренүгә ирләр дәррәү кузгалып өйгә ашыктылар. Дүрт таза гына егет шартына туры китереп, мәетне чыгарып колашага салдылар, һәркем аркылы салынган таякларга тотынырга омтылды. Үлекне күпмедер ара күтәреп бару зур савап, җәмәгать бурычы. Берәр заман сине дә күтәрүчеләр табылсын өчен бүгеннән чарасын күрергә кирәк. Хатын-кызлар елашып, капка төбендә торып калдылар. Ир-атлар урам тутырып зиратка таба юл тоттылар.

Кеше күп иде. Берничә көрәк кенә балчык салып калдым, кемдер түземсезләнеп мине читкә этте. Үлә калсаң, күмү йоласы тиз башкарыла. Туфракны калкытып өеп, рәшәткәсен урынына урнаштырдылар, мулла Китап сүрәләре укыды, хәер тараттылар. Шуннан инде кешеләр таралыша да башлады.

Без Нәкыйп абый белән бергә кайттык.

Абыйсы да асылынган иде аның, - дип яңалык сөйләде ул миңа. - Нәселдән берәрсе мордар китсә, кемдер аның гамәлен кабатлый. Еш сынаганым бар …

Олы яшьтәге кеше белми сөйләмәс. Ә менә мәрхүм Сәлимнең абыйсы булганын мин белми дә идем.

Өйгә кайткач, апа тәфсилләп барысын аңлатты миңа. Сәрвәр апаның беренче баласы малай булган икән, исемен Сәлим дип кушканнар. Имеш, сөйгән кызы белән ду килеп талашкан да кайтып бауга менгән. Аннан соң өч кыз туган әле, барысы сау-сәламәт, тупырдап үскәннәр. Төпчеге малай тугач, ядкарь булсын дип, үлгән абыйсының исемен кушканнар. Монысы, ичмасам, кайгыга салмас дип өмет иткәннәрдер дә соң. Әнә бит ничек боргалый язмыш, төпчеге дә абыйсының кыланмышын кабатлаган.

Жәл иде, әлбәттә, егетне. Егермесе чак тулган булган. Армиядән кайтканына ел да юк, ди. Имәндәй таза, баһадирдай көчле егет иде, әрәм булды, диделәр өйдәгеләр. Әнисе:

— Мин картайдым, балам, сине карарлык көч-хәлем калмады, - дип улының теләгенә каршы дигәндәй көчләп өйләндергән икән. Ә килен кеше бик тә чая булып чыккан, имеш. Малай белән әнисен бер кунычка тыккан. Шуңа түзәлми, эчкән баштан, дөнья белән хушлашкан икән кияү-балакай. Көлсәң көл, еласаң ела, нәрсә дип тә әйтергә белмәссең.

Кич утырганда бу егетнең адымы шайтаннарны кузматмасын иде инде, дип хафаланып утырдык. Сезнең якта ничектер, бездә берәрсе бауга менсә, шул гамәл гадәткә әйләнеп китә. Дүрт-биш кеше сайлый элмәкне, чак җайга салына авыл тормышы.

Борчулы булды ул төн. Йоклый алмый озак боргаландым әле мин. Берсеннән-берсе күңелсезрәк вакыйгалар искә төшеп, күңелне айкадылар. Онытылып киткәч тә саташып басылдым.

Икенче көнне кабат Казанга юлланырга тиеш идем. Иртәнге чәйне эчкәндә апа ялынгандай әйтеп куйды:

Вакыт табып, Харисның хәлен белешеп чыгар идең. Ят малай түгел бит ул сиңа. Ринат белән бергә үстеләр инде.

Харис һәм минем улым Ринат бергә үстеләр дияргә була. Ничә еллар җәйләрен бергә булдылар алар. Икәүләшеп балык тоттылар, су керделәр, җиләккә йөрделәр, печән җыйдылар. Береккәннәр иде бер-берсенә. Хәзер үз гаиләләрен коргач, сирәкләнде аралашулары. Аңлашыла да, берсе авылда, икенчесе шәһәрдә. Шулай да, кемнеңдер шәһәрдән кайтканын ишетә калса, хәл белешергә килеп җитә торган иде Харис. Бу кайтканда күзгә салынмады шул.

Чире көчәйгәнме әллә? -дип сораштыра башладым мин.

— Әйтмә дә инде, - дип авыр сулады апа, - шәүләсе генә калган, быел кышка керә алмас…

Харис малай чагыннан ук тазалыкка туймады. Әбисе генә карап үстерде аны. Ятим баланың сәламәтлеге кемгә кирәк? Кем йөртсен аны больница юлларында? Таякка таянып кына гомер иткән әбисенең хәленнән килмәде ул эш, акчасы да юк иде.

Армиягә алмадылар үсмерне. Кайдадыр укып, һөнәр дә үзләштерә алмады. Ярый эшкуар Сабит үз пилорамасына тартты тегене.

Әтиле-әниле иркә кызлар шул саргаеп каткан егеткә борылып та карамадылар, әлбәттә. Кияүдән аерылып кайткан ике балалы хатынга йортка керде Харис. Күпкә олы иде Сәгыйдәсе. Ә менә шул хатынны фәрештә урынына күрде бит егет. Авызына гына карап торды, телендә гел Сәгыйдәсе булды, өрмәгән җиргә утыртмады җанкисәген.

Шәһәр автобусларында йөргәндә төрлесен күрергә туры килә бит ул. Кием-салым, кыланышлар турында әйтәсе дә түгел. Хаттин ашканнары адым саен. Ә менә шул киемнәренә нәрсә генә язмыйлар. Инглизчә бераз сукалаган кеше шаклар ката валлаһи: инструктор по сексу, фәлән-фәсмәтән. Ә берзаман яшь кенә егет һушны алды бөтенләй. Ак футболкасына зур хәрефләр белән татарчалатып язып куйган: мин хатынымны яратам! Үз күзләремә ышанмый кат-кат укыдым. Вәт егет, ичмасам! Хатыны яныннан китүгә алтын балдагын салып кесәсенә яшергәннәр, өйдән ике адым үтүгә буйдакка әйләнгәннәр белән чут түгел бу. Авыз ерып кочагыңа кереп барган кызыйларга да кисәтү: күз-башыңны уйнатма, мин үз хатынымны яратам! Ачык та, аңлаешлы да.

Менә шул егеткә тиң булды Харис. Аннан арттырып җибәрмәсә әле. Уртак балалары булмады аларның. Сәгыйдәнең ияртеп кайткан балаларын үзенеке төсле күреп яратты. Әзрәк буш вакыты булса, шулар белән мәш килде. Я качышлы уйный шулар белән, я берәр төрле уенчык осталый, я атынгыч ясап куя.

Армиядән калдырганда ачык диагноз куйганнар иде егеткә: йөрәге махы бирә икән! Бәлки, кичекмәстән операция ясаганда ипкә дә китереп булыр иде ул чирләшкә йөрәкне, хәзер медицина көчле. Бүген врачлар туры караган өчен дә акча сорыйлар, кайдан килгән ди Хариска андый акчалар? Тикшерү үткәндә кисәткәннәр дә: һәр адымыңны чамалап атла, үз-үзеңне сакла, авыр эшләргә алынма. Китаптагыча биргәннәр киңәшләре. Соң авыл җирендә яшәп, авыр күтәрми генә буламы? Гаилә караган кеше ничек үз-үзен сакласын, әкәмәт?

Акча дип һаман шул пилорамада йөри бирде Харис, әле шул эш булганына сөенә иде ул. Анда бит йөзьяшәр агачларны көне буе тәгәрәтергә. Никтер пенсия-фәлән билгеләмәделәр аңа. Тәгаен үзе йөрмәгәндер артыннан.

Тазалыкка туймаган килеш тырышты-тырмашты ул дөнья көтәргә. Агач арасында йөргәч, зур булмаса да яңа өй бетерде. Яңа өй салуның ни икәнен үз башыннан үткәннәр генә белә. Җиде кат тирең сыдырыла бу эшкә алынсаң, йөрәк майларың сызыла.

Эчмәде, тартмады, әдәпле, тәртипле, ярдәмчел булды. Бер-бер йомыш туса, күрше карчыклары өрлектәй ирләрне урап үтеп, гел Харис янына йөгерәләр иде. Алыптай ирләр кая сугылырга белми урамда йөргәндә, Харис һәрвакыт кулына эш табып кына торды. Тәрәзә — кыекларны күз явын алырлык сырлар белән бизәкләде егет. Капкасын ачарга теләгән кеше башта ирексездән тукталып кала. Капкадагы парлы тавис кошлары күзгә бәрелә. Менә хәзер канат кагып, тавыш бирерләр төсле. Хуҗаның ихатасында шырпы бөртеге дә тапмассың, бар җирдә чисталык, пөхтәлек.

Сүзнең дөресе кирәк, Сәгыйдә үзе дә иренә тиң пар иде. Эштән курыкмады, бакчасы урап чыккысыз булды. Барыннан да бигрәк ирне ир итә белде. Харисы өчен өзелеп торды. Хәзер сирәкләнде андый гаиләләр. Хатын үзе баш, үзе түш, ирне идән чүпрәге урынына аяк астына салып таптый. Соңыннан зарлана иреннән. Кайсы ир шундый тормышка разый булып, хатынын хөрмәт итеп яшәр икән?

Тормышны яратты Харис, кем беләндер тиргәшеп-талашып ямьсезләнмәде, ник туганына үкенеп яшәмәде. Тәм таба белде һәр бирмеш көннән. Мин ул гаярь егетне нык хөрмәт итә идем. Менә бүген килеп, апа күңелсез хәбәр җиткерде бит әле миңа.

Күчтәнәчләр хәстәрләп, мин аларның елга буендагы өйләренә юл тоттым. Сәгыйдә кызлары белән бакчада кайнаша икән, балкып каршыга атлады. Исәнлек-саулык алгач, мин Харис турында сораштырдым.

— Әллә берәр кая киттеме, яныңда юк, - дип гаҗәпләндем. Сәгыйдәнең йөзен шул мизгелдә болыт каплады.

Кайда йөрсен ди, чыгып-кереп йөрерлек хәле юк инде бичаракайның. Ятып тора иде, керегез янына. Нигә безгә бирелгәндер шундый газаплар, гөнаһка баткан бәндәләр дә түгелбез шикелле. Күктәге үлчәүләр дә ялгышалармы икән ни шулай?.. - дип авыр сулады хатын. Күзләреннән яшьләре бәреп чыкты. Мин нәрсә әйтеп юатырга да белми өйгә атладым.

Ярым караңгы түр бүлмәдәге диванда яткан кеше гәүдәсе төсмерләнде. Тәрәзә пәрдәләре тартылган иде, кояш эссесеннән качыптыр, ахрысы. Тамак кыргалап, үземнең кергәнлегемне сиздерергә теләдем. Харис яткан урыныннан авыр кузгалып, диванына торып утырды. Шул хәрәкәт тә авыр бирелде ахрысы аңа, гыжлап тын алырга тотынды. Мине шәйләп торырга да уйлаган иде:

Кузгалма, кузгалма, мин үзем синең яныңа утырам әле, - дип Харисның иңбашына кулымны салдым. Кул астында как сөякләр генә иде. Йөзе дә акбурдай агарган, күзләренең нуры киткән, карап торулары уңайсыз иде аңа.

Менә хәл белешеп чыгыйм дигән идем, хәлләр ничек, туган? - дип көр тавыш белән эндәшкән булдым. Шундый чакта да сер бирәсе килми иде әле аның.

— Ярыйсы, ярыйсы, - дигән булды ул елмаерга тырышып. - Кунакка кайттыгызмы? Ринат кайтмадымы? Бер күрәсе иде үзен…

Сөйләшү дә авыр бирелә иде аңа. Маңгаенда бөрчек-бөрчек тирләр хасил булды. - Ятып тор, Харис, - дидем мин, бер читкәрәк тартылып. Ул карышмады, тагын башын мендәргә терәде.

— Менә шундыйрак әле хәлләр минем, - диде ул гаепле кыяфәттә. - Чәй дә куеп эчерә алмыйм кунакка. Сәгыйдә бакчада шикелле, эндәшсәгез, кереп әзерләр иде.

— Юк, юк, кирәкми, - дип ашыгып каршы төштем мин. - Машина көтеп тора анда, кереп кенә чыгам, дидем.

— Дарулар да ярдәм итми. Бөтенләй таушалган йөрәк, - диде ул. — Азагына якынлашам шикелле гомернең.

— Врачка барырга кирәк, мондагылар ярдәм итмәсә, туры Казанга. Минем бер таныш кандидат эшли, кайткач та сөйләшәм, - дип тезеп киттем мин.

— Мәшәкатьләнмәгез, кирәкми, соң инде… - диде ул читкә карап. - Мин үз хәлемне үзем чамалыйм…

Бераз тынын тигезләп яткач, ул эндәшеп куйды:

— Зиратта булгансыздыр бүген?

Мин «әйе” дигәнне белдереп баш кактым.

— Вәт юләр малай. Гомерне шулай чүп урынына да күрми бауга менсен әле. Ах, акылсыз, акылсыз…Ә менә минем шундый яшисем килә. Гомер бит ул - иң кыйммәтле бүләк адәм баласына. Зур бәхет! Иркенләп тын алу - зур бәхет, күрү, тою - бәхет. Ничек үз теләгең белән шундый шатлыктан ваз кичмәк кирәк? Их, булсын иде могҗиза, сау-сәламәт булып Сәгыйдәм, балаларым белән түтәлләрдәге чүп үләнен утау бәхетен бирсеннәр иде. Нинди ләззәтле шөгыль ул! Җылы җиргә тубыкланып, кояш нурларында коенып, яныңдагы газизләрең белән шаярып-көлеп бакча утау. Я, Хода, миңа булмас инде башкача андый бәхет…

Сөйләүдән арып, башын артка чөеп җибәрде ул, күзләрен йомып тынып калды.

Мин урынымнан кузгалдым.

— Ринатка күп сәләмнәр әйтегез, - дияргә көч тапты әле ул. - Исәнлектә күрешә алмасак, бәхил булыгыз…

Йөрәгем урынына таш бастырып куйганнар төсле хис иттем мин үземне бу очрашудан соң. Шул ук көнне башкалага киттем. Өч көннән соң авылдан хәбәр килде: Харис вафат. Бар авыл халкы җыелган җеназасына. Еламаган кеше калмады, диделәр.

Атна эчендә зиратыбызда ике яңа кабер пәйда булды. Тагын нәрсә әйтергә? Бар хаталарны төзәтергә, гамәлләрне үзгәртергә була. Гомерне генә кире кайтарып булмый…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100