Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбәнең ашарга яраклымы-юкмы икәнен суган белән ничек тикшерергә?

news_top_970_100
Гөмбәнең ашарга яраклымы-юкмы икәнен суган белән ничек тикшерергә?
Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Һәр гөмбәченең агулы гөмбәләрне ашарга яраклы гөмбәдән аера торган үз ысулы, серләре була. Еш кына алар гөмбәне җыйган вакытта кулланыла һәм тәҗрибә белән килә. Шулай да иң мөһиме – теге яки бу гөмбәнең кыяфәтен белү һәм бары тик тулысынча ышанычлы гөмбәләрне генә җыю. Ашарга яраксыз гөмбәне пешергән вакытта да ачыкларга була. Мәсәлән, суган белән тикшереп карарга мөмкин.

Гөмбәне суган белән тикшереп карау – халык ысулларының берсе, янәсе, шулай итеп, гөмбәнең ашарга яраклымы, түгелме икәнен ачыклап була. Бу ысул күптән кулланыла. Гәрчә, ул берничек тә дәлилләнмәгән һәм расланмаган. Аны гөмбә җыйганда һәм әзерләгәндә саклыкның өстәмә чарасы буларак кулланырга була. Мондый тикшерүгә тулысынча ышанып бетәргә ярамый. Моны эксперимент буларак кабул итү яхшырак булыр.

Гөмбәләрне араларга, артык-портык җирләрен кисеп ташларга кирәк. Кортлаган гөмбә кулланырга ярамый.

Бары тик үзегезгә таныш гөмбәләрне генә җыегыз. Аларны туфрактан һәм башка пычрактан чистартыгыз, яхшылап юыгыз.

Иске, картайган, бозылган һәм башка шикле җирләрен кисеп алыгыз.

Гөмбәләрне кәстрүлгә салып, күмелерлек итеп су салыгыз. Шунда ук 1 баш суган салырга кирәк. Боларны кайнап чыкканнан соң 20 минут пешерергә.

Монда суганның төсенә игътибарлы булырга кирәк.

Әгәр суган ачык төстә калган, төсе үзгәрмәгән икән, димәк, гөмбәләр кулланырга яраклы дип санала. Әмма искәртәбез: бу ысул тулысынча ышанычлы түгел, һәм ул расланмаган.

Әгәр суган соры яки башка төскә кергән икән, бу – гөмбәләрнең агулы булуы аңлата. Бу очракта аларны кулланмаска һәм ташларга кирәк.

Бу алым 100 процент ышанычлы түгел. Шикле гөмбәләрне беркайчан да җыярга ярамый. Хәтта суганның төсе үзгәрмәгән булса да, һәрвакыт сак булырга һәм гөмбәнең ашарга яраклы булуын төгәл белеп торырга кирәк. Иң яхшысы: тәҗрибәле гөмбәчеләргә яки белгечләргә мөрәҗәгать итәргә һәм гөмбә җыю, әзерләү буенча төгәл киңәшләр сорарга кирәк, дип яза «Бердск онлайн» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100