Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбәне маринадлау, тозлау, кыздыру, аш пешерү рецептлары

news_top_970_100
Гөмбәне маринадлау, тозлау, кыздыру, аш пешерү рецептлары
Фото: Резедә Хәсәнова

Озакка сузылган яңгырларның бер уңай ягы – гөмбә уңышы мулдан. Агачлыкка кердеңме, урмандамы – гөмбә исе.

Социаль челтәрдә хуҗабикәләр гөмбә маринадлау, тозлау, икра ясау, катырып кую һәм гөмбәдән төрле салатлар рецептлары белән уртаклаша.

Бигрәк тә майлы гөмбә (маслята) бик күп. Эшләпәсе ялтырап, майланып торган бу гөмбәне ылыслы һәм катнаш урманнарда очратырга мөмкин. Аларны җыярга да күңелле, «оя»лары белән үсәләр.

Фото: © Гөлүзә Василова

Майлы гөмбәне маринадлауның гади бер ысулын тәкъдим итәм.

Эре гөмбәләрнең эшләпәсендәге элпәсен алырга, вакларында калдырсагыз да була. Гөмбәне чүпләреннән арындырырга һәм яхшылап юарга.

Эре гөмбәләрне берничә кисәккә бүләргә, вакларын бөтен килеш (эре һәм вак гөмбәләрне аерып та пешерергә мөмкин) кәстрүлгә салырга һәм 1 литр су, берничә сарымсак, бөтен суган салып, 30 минут пешереп алырга. Әгәр суган яки сарымсак яшел төскә керә икән, димәк, агулы гөмбә эләккән, дип шикләнергә җирлек бар. Әгәр барысы да яхшы булса, сарымсак белән суганны алып ташларга, гөмбәне саркытырга һәм яңадан су салып, ярты сәгать пешереп алырга.

Ингредиентлар: яңа җыелган 2 кг гөмбә, 1 литр су, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 10 данә дәфнә яфрагы, 6 данә түгәрәк кара борыч, 6 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы аш серкәсе.

Аннары рецепт буенча маринад ясарга һәм кайнап чыккач гөмбәне шунда салып, 25 минут кайнатырга, сүндерер алдыннан аш серкәсе салып болгатырга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Стерильләштерелгән банкаларга 1 тырнак сарымсак, дәфнә яфрагы, кара түгәрәк борыч салырга, өстенә пешкән гөмбәне тутырырга, тимер капкач белән ябарга һәм астын өскә әйләндереп каплап куярга. Гөмбә тутырылган банкалар суынгач, салкын урынга куярга.

Маринадланган гөмбә икенче ашларны тулыландыру өчен бик тәмле булачак. Шулай ук суган турап, үсемлек мае белән дә болгатып табынга бирергә мөмкин.

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова гөреҗдә (груздь) маринадлау рецептын тәкъдим иткән. «Маринадланганын да көтмичә шунда ук ашарга мөмкин, бик тәмле», – дип яза ул.

Гөмбәне яхшылап юарга һәм, су салып, кайнатырга куярга. 3 литр суга 4 аш кашыгы тоз салырга. Капкачы ачык килеш 30 минут кайнатырга.

Суын түгәргә, агып торган суда юарга. Кәстрүлгә чиста су салырга, шулай ук 3 литр суга 4 аш кашыгы тоз салып, гөмбәне икенче тапкыр кайнарга куярга. Кайнап чыккач 5-6 дәфнә яфрагы, 15 түгәрәк борыч, 4-5 укроп зонтигы, 2 баш сарымсак, 10 карлыган яфрагы, 100 грамм аш серкәсе, 1 бал кашыгы лимон кислотасын 100 мл суда болгатып салырга.

Гөмбәне тозлыкта 10 минут пешерергә. Аннары банкаларга тыгызлап тутырырга, 1 литрлы банкага 2 аш кашыгы үсемлек мае һәм өстенә кадәр тозлык салырга. Тимер капкач белән ябарга һәм банкаларны иртәнгә кадәр астын өскә әйләндереп куярга. Кышка салкын урында яки суыткычта сакларга.

Фото: © Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җирән (рыжик) гөмбә – эшкәртергә иң җайлы гөмбәләрнең берсе. Аларны яхшылап юарга, савытка 1 рәт гөмбә, тоз, керән, карлыган, чия яфраклары салырга, аннары кабат гөмбә, тоз, яфраклар, шул рәвешле гөмбә беткәнче дәвам итәргә һәм, өстен каплап, авыр әйбер бастырып куярга. Салкын урында тотарга. 3 көннән ашый да башларга мөмкин.

Җирән гөмбәне суган белән кыздырып та ашарга мөмкин. Бик тәмле килеп чыга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Усак гөмбәсен (подосиновик) киптерсәгез бик файдалы була, ә кыздырсагыз – иң тәмлесе. Бу гөмбәдән аш рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: тавык түше, усак гөмбәсе, бәрәңге, суган, сельдерей тамыры, кишер, атланмай, петрушка.

Тавык ите янына эре итеп кишер, селдерей салып кайнатырга, ит пешкәч, бәрәңге турап салырга. Гөмбәне атланмайда кыздырырга, янына суган һәм кишер турап салырга. Бераз кызгач, аны шулпага салырга һәм 5-6 минут кайнатып алырга.

Табынга яшеллек һәм каймак белән бирергә.

Яңа җыеп кайткан усак гөмбәсеннән бик тәмле аш була.

Фото: © Гөлүзә Василова

Ал гөмбә (свинушка) шартлы рәвештә ашый торган гөмбәләргә керә. Аны зарарсызландыру өчен җентекләп эшкәртергә: чистартырга, суда яхшылап юарга, ә аннары пешерергә кирәк.

Гөмбәләрне суга салырга, кайнап чыккач 20 минут пешерергә, бу процедураны 2 тапкыр кабатларга. Аннары тагын 1 тапкыр суга салып, 1 сәгать сүрән утта пешерергә. Суын түгәргә һәм агып торган суда юарга.

Фото: © Гөлүзә Василова

2 кг гөмбә өчен тозлык: 1 литр су, 20 грамм шикәр комы, 20 мл уксус кислотасы, 5 хуш исле түгәрәк борыч, 5 канәфер, кинза, кориандр, тоз (тәменчә), 3 дәфнә яфрагы.

Кайнап чыккан тозлыкка гөмбәне салып, 15 минут кайнатырга. Аннары стерильләштерелгән банкаларга 2-3 тырнак сарымсак, гөмбә салырга һәм тимер капкач белән ябарга. Салкын урында сакларга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Яңгыр гөмбәсе (дождевик, головач) быел рәхәтләнеп үскән. Башкортстанда аның 5-8 килограммлысын табучылар булса, Татарстанның Арча районында 1-3,5 килограммлысы үскән.

Фото: © Люция Нигъмәтҗанова

Яңгыр гөмбәсен сөт өстендә кыздырып ашарга тәмле. Ингредиентлар: 500 грамм гөмбә, сөт өсте (сливки), 150 мл үсемлек мае, 100 мл атланмай, тәменчә тоз һәм борыч, укроп.

Гөмбәнең тышын алырга, эре шакмаклап турарга. Үсемлек мае һәм атланмайда алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Аерым савытта үсемлек маенда суган кыздырырга һәм гөмбә янына салырга, сөт өсте, тоз һәм борыч өстәргә, 10 минут томалап пешергә. Табынга кайнар килеш, яшеллек белән бирергә.

Тәмле булсын!

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100