Зур Кукмара авылында яшәүче блогер Айгөл Гатауллинадан «Көзге яңгыр» дигән салат рецептын тәкъдим итәбез.
Инредиентлар: йомырка, бәрәңге, кишер, тавык ите, тозлы кыяр, майонез, тоз, борыч, маринадланган баллы гөмбә (опята).
Барысын да шакмаклап турарга, майонез салып болгатырга, тәлинкәгә салырга, ә өстенә гөмбәне тигезләп салырга.
«Бик тәмле салат», – дип язган блогер.