news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөмбәчек авыруларына бирешми торган алмагач сортлары

news_top
Гөмбәчек авыруларына бирешми торган алмагач сортлары
Фото: © «Татар-информ»

Бакчачы өчен иң зур бәла – монилиоз, җиләк-җимеш бакчасын зарарлаучы гөмбәчек авыруы. Берничә ел эчендә ул алмагачны үтерә, хәтта күршедә үскән агачларга да күчә, уңышны зарарлый.

Бакчада монилиоз ничек күренә

Агачта алма бик күп күренә, ләкин алар өлгерә башлау белән чери һәм бозыла. Яз көне үк авырый башларга да мөмкин – агачларның яфраклары, чәчәкләре һәм сабаклары үлә. Агроном Василий Степанов aif.ru белән әңгәмәдә алмагачларның кайсы сортлары монилиозга иң чыдам булуын әйтте.

Монилиозны Monilinia гөмбәчекләре барлыкка китерә. Аннан саклану өчен, агачларны бер-берсеннән ераграк утыртырга кирәк.

«Сабакларны ел саен гигиеник кисү үткәреп, сирәгәйтергә кирәк. Яңгырдан соң һәр ботакны киптерә торган кояш – молиниозның иң яхшы профилактикасы», – ди эксперт.

Тотрыклырак булган саен яхшырак

Әлеге гөмбәдән 100% сакланган сортлар бүгенге көндә юк. Ләкин гөмбәчек авыруларына чыдамрак сортлар бар, дип аңлата Степанов.

Славянка. Гөмбәчекләргә аз бирешә, шулай ук салкыннарга чыдам, шуның өчен аны бакчачылар ярата. Славянканың җимешләре уртача зурлыкта, ачык кызыл төстә һәм тыгыз текстуралы. Татлы, бераз әчкелтем.

Шафранлы пепин. Ул үзенә хас шафран исе белән татлы һәм сусыл җимешләре белән дан тота. Җимешләре саргылт-кызыл төстә. Сорт кышка һәм авыруларга чыдамлылыгы белән аерылып тора.

Айдаред. Алмалары ачык кызыл төстә. Татлы һәм сусыл. Гөмбәчекләргә дә, корткычларга да бик чыдам. Шуңа күрә ул бакчачылар арасында популяр.

Мутсу. Япониядән килгән сорт, аны тагын Муцу яки Криспин дип атыйлар. Сары-яшел төстәге эре алмалар. Яхшы саклана. Октябрьдә генә өлгерә.

Джонатан. Сары алма, кырыйлары ачык кызыл да була ала. Алма хуш исле, бик яхшы сакланмый. Агачлары бик күп уңыш бирә.

Уэлси. Алмалары эре, яшькелт-сары төстә. Татлы, сусыл. Сорт транспортировка вакытында үз сыйфатларын яхшы саклый. Бу сорт агачлар салкыннарга чыдам.

Монилиозны профилактикалау: аны кайчан үткәрергә

Гөмбәчекләргә чыдам алмагачларны да, авыру ихтималын киметү өчен, биопрепаратлар белән профилактик эшкәртергә кирәк.

Агачларны ышанычлы саклау өчен, ел саен бакчада 5 тапкыр эшкәртү үткәрергә кирәк. Бу эшкәртүләрне түбәндәге этапларда башкаралар:

  1. бөреләр барлыкка килгәнче;
  2. яшел конус стадиясендә;
  3. бөреләр ясалганда;
  4. җимеш бәйләмнәре буенча;
  5. уңыш җыеп бетергәннән соң.

Бу 5 эшкәртү төрле препаратлар (биопрепаратлар, бакыр препаратлары, фунгицидлар) булырга тиеш. Шулай итеп сез яралгыдагы гөмбәчекне юкка чыгара алырсыз, һәм ул «химия»гә чыдамлылык ала алмаячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар