
Калининградта 87 яшьлек әби урманга гөмбәгә киткән һәм 9 көн адашып йөргән. Ул яфраклар ашап исән калган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.
Әбине очраклы рәвештә генә табалар. Үзләре дә адашкан башка гөмбәчеләр бу әбине урманда очрата.
Өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, ир белән хатын гөмбәгә бара һәм адашалар. Аннары алар 9 көн элек адашып йөрүче әбине очрата. Ир белән хатын үзләренең урыны координаталарын коткаручыларга хәбәр итә.
Соңрак ачыкланганча, 87 яшьлек әби урманга керә һәм кергән урыныннан 10 км ераклыкка китә һәм адаша. Ул бу 9 көнне яфраклар, чирәм белән туклана, җиргә ятып йоклый. Әбине носилкага салып алып кайталар һәм, урманчы машинасына салып, табиблар янына илтәләр, диелә хәбәрдә.