Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбә һәм тавык итеннән пирог рецепты

news_top_970_100
Гөмбә һәм тавык итеннән пирог рецепты
Фото: Freepik.com

Эченә гөмбә һәм тавык ите салып пешерелгән бу пирогның камыры авызда эреп тора. Аның рецепты белән «Атна вакыйгалары» газетасы уртаклаша.

Камыр өчен: 100 г ак май, 100 г кибет каймагы, ярты чәй кашыгы тоз, ярты аш кашыгы шикәр комы, 250 г он, 10 г камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Ак майны эретеп суытырга, шуңа бүлмә температурасындагы каймак, тоз, шикәр, он һәм камыр көпшәкләндергеч салып, җиңел генә камыр басарга. Аннары пакетка салып, 15 минутка туңдыргычка куярга.

Эчлек өчен: 1-2 башлы суган, 250 г шампиньон гөмбәсе, 250 г тавык ите, 1-2 аш кашыгы кибет каймагы, 100 г сыр, тәменчә тоз һәм борыч.

Эчлек өчен туралган суган, шампиньон гөмбәсен, тавык итен көнбагыш мае салып табада пешерергә. Әзер булгач, кибет каймагы, тоз һәм борыч салып бутарга да, плитәдән алып куярга.

Суынган камырны зуррак итеп җәяргә кирәк – аны табага куйгач, кырыйлары пирог өстен капларга җитәрлек булсын.

Табаны майларга, шуңа җәелгән камырны куярга, өстенә суынган эчлекне салырга һәм кыргычта уылган сыр сибәргә. Камырның кырыйларын тарткалап-бөреп, пирогның өстен тулысынча капларга. Аннары туглаган йомырка сыларга. Шулай ук кунжут сибеп һ.б. бизәргә була.

Пирогны 200 градуска кадәр кызган газ мичендә 20-25 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100