Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбә һәм ит тутырылган патиссон рецепты

news_top_970_100
Гөмбә һәм ит тутырылган патиссон рецепты

Гөмбә һәм ит тутырылган патиссон бик тәмле була. Мондый ризыкны еш әзерләмибез, ә бер авыз итеп карасагыз, ошатасыз. Патиссонның тәме артык беленми, шуңа күрә башка ингредиентлар белән тулыландырабыз.

Патиссонны кеше санына карап алырга.

Ингредиентлар: 4 патиссон, 300 грамм урман гөмбәсе яки шампиньон, тәменчә тоз, 70 грамм каймак, 1 суган, 200 грамм ит (фарш), борыч, 100 грамм пармезан яки башка каты сыр, үсемлек мае.

Уртача патиссоннарны җыеп алырга, юарга, эшләпәсен кисеп алырга, эчен кашык белән чистартырга. Эчен һәм тышын тоз һәм үсемлек мае белән ышкып чыгарга. Патиссоннарны пергамент кәгазь җәелгән табага куярга һәм 200 градуска кадәр кызган духовкада 20 минут пешерергә. Бу вакытта ул йомшарырга тиеш.

Суганны ваклап, гөмбәне эрерәк итеп турарга, табада кыздырып алырга, суытырга.

Патиссонның йомшагын вакларга, аерым табада кыздырырга. Хәзер 3 төрле эчлекне – гөмбә, патиссон эчлеге һәм фаршны кушып болгатырга. Тоз һәм борыч өстәргә.

Духовкадан ярымпешкән патиссоннарны алырга һәм, пөхтә итеп, эчлекне тыгызлап тутырырга, өстен каймак белән майларга. Духовканың градусын 180 градуска кадәр төшерергә һәм якынча 1 сәгать пешерергә.

Аннары тутырылган патиссоннарны алырга, угычтан уылган сыр салырга, сыр эреп, алтынсу төскә кергәнче духовкада тотарга.

Кайнар килеш табынга бирергә. Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100