Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбә белән сыр пирогы рецепты

news_top_970_100
Гөмбә белән сыр пирогы рецепты
"Челнинские известия"

«Челнинские известия» балалар бакчасында эшләүче Алия Липантьевадан гөмбә, сыр, яшел суганнан пирог пешерү рецептын тәкъдим итә.

Камыр өчен: 25-30 мл су, 1,5 стакан он, 1 йомырка, 80 грамм атланмай, тәменчә тоз.

Савытта су, йомырка һәм тозны бергә болгатырга, атланмай өстәргә, чәнечке белән массаны изәргә, аннары кул белән дәвам итәргә. Онны акрынлап кушып йомшак камыр әзерләргә. Камырны 15-20 минут «ял иттерергә».

Эчлек өчен: 500 грамм шампиньон гөмбәсе, 200-300 грамм каты сыр, яшел суган, 1 суган, 30 грамм үсемлек мае, тоз, борыч, 1 бал кашыгы киптерелгән яки яшел укроп.

Фото: © "Челнинские известия"

Сырны эре угычтан уарга, вак итеп туралган яшел суган белән бергә болгатырга.

Гөмбәне яхшылап юарга, дуршлагка салып суын саркытырга, эрерәк итеп турарга.

Кызган табага май салырга, вак итеп туралган суганны үтә күренмәле булганчы кыздырырга, гөмбәне өстәргә һәм әзер булганчы кыздырырга, тәмләткечләр өстәргә.

Эчлекнең суынганын көтәргә кирәк.

Камырны җәяргә һәм табага куярга «бортик» ясарга. Суган белән гөмбгә сыр һәм яшел суган массасын салырга. Аннары эчлекне табага җәяргә.

180 градуска кадәр кызган духовкада 35-40 минут пешерергә. Пирог әзер булгач өстенә укроп сибәргә.

Пирогны җылы килеш табынга бирергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100