news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре

news_top
Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре
Фото: © «Татар-информ»

Гөмбә белән агулану шунда ук беленмәскә мөмкин. Берничә сәгатьтән яки хәтта берничә көннән соң беленә ала, дип кисәтә миколог Максим Дьяков aif.ru сайтына биргән әңгәмәдә.

Гөмбәнең төренә һәм токсиннарның тибына карап, симптомнар төрлечә була. Кайбер очракларда реакция шунда ук башлана, ә кайвакыт – ике атнага кадәр сузылырга мөмкин, бу аеруча үлемгә китерә торган куркыныч гөмбәләргә хас.

Күпчелек үлем очраклары томсык гөмбә (бледная поганка) һәм кайбер башка гөмбәләрдә булган аматоксиннар белән бәйле. Беренче билгеләре гади агулануын хәтерләтә: күңел болгана, эч китә, температура күтәрелә һәм туңдыра.

«Гөмбә ашаганнан соң ниндидер начар симптомнар барлыкка килсә, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә мөстәкыйль рәвештә эшләп була торган беренче нәрсә – ашказанын юдыру, бу – теләсә нинди агулану вакытында универсаль гамәл», — диде миколог.

Белгеч чебен гөмбәсен ашарга ярамау турында да кисәтте, аны ашау модасы бар икән. Аның сүзләренчә, бу гөмбәдә файдалы берни дә юк, ә андагы токсиннар нерв системасын акрынлап тарката. Бу гөмбә үлемгә китерә торган куркыныч гөмбәләр рәтенә кермәсә дә, аның хәтта аз гына микъдары да сәламәтлеккә җитди зыян китерә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар