news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гөмбә аланы» салаты рецепты

news_top
«Гөмбә аланы» салаты рецепты
Гөлүзә Василова

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан «Гөмбә аланы» салаты рецептын тәкъдим итәбез.

«Бу катлы салат бәйрәм табынына бик тәмле һәм матур була. Кунаклар һичшиксез ошатачак», – дип яза блогер.

Ингредиентлар: маринадланган баллы гөмбә (опята), 300 грамм ысланган тавык ите, 100 грамм сыр, 3 йомырка, 3-4 бәрәңге, 3 тозлы кыяр, 2-3 пешкән кишер, яшеллек (суган, укроп, петрушка), майонез.

Эре угычтан уылган бәрәңге, шакмаклап туралган тавык ите, вак угычтан уылган кишер, шакмаклап туралган тозлы кыяр, вак угычтан уылган йомырка, шулай ук вак угычтан сыр, вак итеп туралган яшеллек, гөмбә.

Салатның һәр катына майонез салырга онытмагыз!

Видео Илүзә Хөснетдинованың социаль челтәрдәге битеннән алынды.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар