Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбә икрасы һәм маринадлау рецепты

news_top_970_100
Гөмбә икрасы һәм маринадлау рецепты
Гөлүзә Василова

Гөмбә вакытында Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина «Телеграм» каналында сыналган рецептларны тәкъдим итә.

Гөмбә икрасы өчен аны 15-20 минут пешерергә, салкын су белән әйбәтләп юарга. Үлчәгәч 2,5 кг гөмбә булды. 2,5 кг гөмбәне эре иттарткычтан чыгарып, мул итеп май салып 15-20 минут пешерергә.

Аерым табада 1,6 кг суганны саргылт төскә кергәнче кыздырырга. Аннан өстенә 1,1 кг кишер салырга (эре угычтан чыгарып), 10-15 минут пешкәч гөмбәгә кушарга. Шулай ук 1,3 кг помидор (иттарткычтан чыгарып), тоз, борыч, тәменчә шикәр комы салырга. 10 минут пешерергә һәм стериль банкаларга салып сулы кәстрүльгә куярга. Кәстрүль капкачын капларга. 40 минут стерилизацияләнгәч капкач белән ябып куярга.

«Төрле гөмбәне маринадлау өчен шушы сыналган, әни рецептын кулланам. Бу юлы баллы гөмбәне (опята) маринадлыйм», – дип яза Лилия ханым.

Гөмбәне кәстрүльгә салам, күмелгәнче су, 1 аш кашыгы тоз салып 10 минут кайнатырга. Аннары суын саркытырга, җылымса су белән чайкатырга һәм үлчәргә кирәк.

Гөмбә күмелгәнче су салырга һәм бераз болгатып таратып җибәрергә. Аннары 1 кг гөмбәгә 1,5 аш кашыгы тоз, 2 дәфнә яфрагы, 3-4 түгәрәк борыч, пычак очы белән дарчин (корица), бераз укроп орлыгы, 1 бал кашыгы шикәр комы салып 30 минут кайнатырга. Ике минут кала 2 аш кашыгы аш серкәсе (4 аш кашыгы да ярый), 2 грамм лимон кислотасы салырга. Аннары стерильләштерелгән банкага гөмбәне тутырырга, өстенә 3-4 кашык үсемлек мае салырга һәм суыткычка яки базга куярга.

«Ашар алдыннан маен кашык белән алып ташлыйм, чайкатырга була, суган, үсемлек мае белән болгатырга. Бик тәмле була», – ди блогер.

Фото: © Лилия Мортазина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100