Гомәр Хәйям робагыйлары
Гомәр Хәйямнең әлеге робагыйларын Хәсән Туфан тәрҗемә иткән. Алар «Казан утлары» журналының 1990 елгы декабрь санында басылган.
Белә иде, алдан белә иде Хода,
Минем ниләр кыласымны менә монда:
Ул бит үзе язган иде язмышымны, –
Ә мәхшәрдә нигә мине җәза кыла?
**
Кемдер килә, алга уза – «бу бит – Мин!» – дип,
Мал-мөлкәткә кулын суза – «бу бит – Мин!» – дип,
Бөтен яктан эшләр бик шәп мәлдә генә,
Кинәт Әҗәл килеп чыга – «бу бит – Мин!» – дип.
**
Түбәләрдән түбәннәргә сөргән мәлдә,
Синең белән киңәшәләр, димсең әллә?
Бүген – берәр сәбәп уйлап чыгаралар,
Ә иртәгә – ашыралар гамәлләргә.
**
Кулны-битне тәяммимләп* тузан белән,
Мәй чүлмәген капласагыз җилән белән,
Сезгә, бәлки, кире кайтыр менә шунда
Хәрабәдә харап булган узган көннәр?..
*тәяммим – тузан-туфрак белән тәһарәт алу
**
Мәшһүр булсаң, көнләшәләр, үчләнәләр.
Дәрвиш булып тыйнак торсаң – шикләнәләр.
Хозер* сыман күзгә күренмәсәң генә,
Бераз гамьсез яшәп була бездә мәгәр.
*Хозер Ильяс
**
Терекнең дә, үлекнең дә раббесе – син,
Безне баскан күгеңнең дә раббесе – син.
Ә мин менә – кара йөзле гасый бәндәң,
Мине шундый зат кылучы, акмы соң – син?!
**
Берсе – динне, берсе фәнне хуплый торган
Ике аваз уртасында басып торам.
Куркып куям: «Тегесе дә һәм бусы да –
Дөрес түгел!» – дигән аваз килер сыман.
**
Базардагы күзә* бүген телгә килде:
Үз хәлләрен, үткәннәрен сөйләп бирде:
– Мин шаһ идем, кулда тулы алтын кадах**, –
Ә мин бүген – бер исерекнең колы инде...
*күзә – кувшин, **кадах – рюмка
**
Нигә бәндә маллар җыя бу чүлләрдә?
Бу галәмдә кеше мәңге тора мәллә?!
Бездәге җан – ул бит фәкать тик әманәт:
Әманәт бит синең милек түгел, бәндә!
**
Ачык күрәм хәлен бүген бу дөньяның:
Бәхетсезлек баскан аның бөтен ягын!
Гомер буе кылганымның, кырганымның,
Сөбханалла, җимерәчәкләр тиздән барын.
**
Мәгълүм безгә, «тәкъдир», синең кылган эшең,
Җәбер-золым чатыры синең торган төшең.
Яманга – аш, ә яхшыга – тик таш синдә,
Синең бу хәл – тик түбәнлек түгелме соң?!
**
Без – ак идек, дөнья, синдә каралдык без.
Көләч идек – басты йөзне караңгы төс.
Түккән яшьләр йөрәкләрне көйдерделәр,
Исраф булып, туфрак белән капландык без.
**
Кайчангача кайгырачак, көячәксең?
Кайгы төяп кәрвангамы китәчәксең?
Язмышлар бит без дигәнчә түгел алар.
Сайла, ирән*, сабырлыкның ирләрчәсен.
ирән* – «ир» дип, «чын кеше» дип әйтергә мөмкин зат
**
Бy – галәмнең иске кәрван сарае бу,
Көн белән төн тулпарының араны бу.
Йөзләп Җәмшид* ду китереп бәйрәм иткән,
Йөз Бәһрамның** гүргә киткән мәйданы бу.
Җәмшид, Бәһрам* – борынгы Иранның легендар патшалары
**
Бу дөньяның чын баласы – без ул, без ул.
Бу җиһанның күз карасы без ул, без ул.
Әгәр дә бу боҗра галәм – йөзек булса,
Ул йөзекнең гәүһәр кашы – без ул, без ул!
**
Тик сер итеп кенә миңа әйтте Галәм:
– Язмышны бит син язгансың! – димә, адәм,
Әгәр тәкъдир минем кулда булса иде,
Туктар идем мәңге бушка әйләнүдән.
**
Бy дәү Яшәү – тик серләрдән яралган ла.
Сер гәүһәрен тишә алган кем бар анда?
Кемдер, нидер әйткән – «сәүдә» өчен генә,
Яшәү ни ул? Кем соң шуны әйтә ала?!
**
Сер пәрдәсе аръягына эзләр кайда?
Җаны кайчан китәчәген белгән кайда?
Кереп кунар куыш бары – җир куены...
Бу әкиятнең очын күргән күзләр кайда?
**
Башйотарның – әллә «туйдым» дигәне бар?
Бу язмышны кемнең әле җиңгәне бар?
Йотылдмадым бит әле, дип тынычланма:
Сиңа бары нәүбәт кенә җитәсе бар.
**
Әгәр гадел булса иде эшең, фәләк*, –
Риза булыр иде һәрбер кешең, фәләк.
Яхшыларны язмыш белән рәнҗетмәскә,
Гаделлеккә җитмидер шул көчең, фәләк?
фәләк* – язмыш
**
Дәрвишсыман, җил кумасаң – эшең уңмас,
Каның белән бит юмасаң – эшең уңмас.
Үз исемеңнән танып, әгәр, Мәҗнүн сыман,
Үз-үзеңне җуймасаң син – эшең уңмас.
**
И ходаем, син – рәхимсең, син – киң җанлы,
Сөрдең әмма җәннәтеңнән мин-бунтарьны,
Буйсынганны – кем дә аны гафу итә,
Кәрим булсаң, кичер мине – карышканны.
**
Бу дөньяга, узгынчыга, бирмә ирек,
Яшәмикче аңа һаман башлар иеп.
Язмышларның «азмыш»лары кимрәк булса,
Бәлки, без дә бу дөньяга килмәс идек.
**
Нигә, фәләк, миңа һөҗүм кыласың син?!
Нигә минем бәхетем кәефен кырасың син?
Миңа каршы искән җилне – утка әвереп,
Эчкән суга тузан-туфрак тутырасың син.
**
Без – курчаклар. Фәләк исә – безнең хуҗа.
Курчак итеп, бераз уйнап алып, гүя,
Безне бераз сикертә дә келәмендә,
Берәм-берәм «сандыгына» салып куя.
**
Кулның берсе – Коръәндә дә, берсе – җамда:
Безнең күңел – я хәләлдә, я хәрамда.
Фирәзәдәй күк астында яшәсәк тә,
Чын кяфер дә түгел бит без, мөселман да.
**
Гөнаһлансак, ходай аны кичерәмени?
Җан каралса, күңелгә нур сибәмени?
Җәннәтне бит намаз укып түләп алам,–
Ходай аны бушлай гына бирәмени?
**
– Син – философ! – диде миңа бер дошманым.
Ходай белә, – бу сүзе бит ялган аның.
Андый булсам, ошбу хәсрәт сараена
Килер идемени минем газиз җаным?
**
Мәңге гөле – бәхетең булып борнаса да,
Яшәү, Хәйям, тик тар кием була барса, –
Тән чатырыңның ышыгына таянма син:
Казыклары дүртесе дә черек ласа.
**
Фәннәр тулган зиһенем, хәтерем сараенда.
Мин белмәгән серең юктыр, бәлки, дөнья.
Җитмеш ике ел буена өйрәндем мин,
Һәм берни дә белмәвемне белдем шунда.
**
Шәкерт булып килдек тә без бу дөньяга,
Остаз булып гомер иттек зур юлларда.
Без – туфрактан туган идек. Киттек инде, –
Менә тагын кайттык инде без шуңарга.
**
Без үләрбез – без китәрбез, җиһан – китмәс.
«Адәм киткәч дөнья нишләр икән?» – димәс,
Безгәчә дә мәңгеләрчә яшәгән ул.
Безнең китү аңа һич тә зыян итмәс.
**
Китәм инде, дөнья, синнән, китәм менә.
Ышандырдың золым йорты икәнеңә.
Кем үлемнән качып-посып кала ала –
Шул сөенсен минем моннан киткәнемә.
**
Бу яшәүдә нигез кайда, мәгънә кайда? –
Үлгән мәлне һәрбер бәгырь бата канга.
Ахирәттән беркемнең дә кайтканы юк, –
Кемдер кайтса, сөйләр иде ни хәл анда...
**
Бy җиһанның асыл серен белгәннәргә
Шатлык, хәсрәт – икесе дә бер үк нәрсә.
Яхшы – яман, дәрт һәм дәрман – берөзлексез
Үтеп кенә китеп тора мәңгеләргә.
**
Көн-төн карван үтеп барган юл чатында
Кем бар кайткан, юл хәлләрен сорашырга...
Әй, берни дә калдырмагыз, китүчеләр:
Берәү дә бит кайтмаячак инде монда.
**
Түгәрәк бер боҗра булган бу дөньяның
Башы да юк, ахыры да юктыр аның…
Һичбер кемнең әйткәне юк, адәм, сиңа:
«Кайдан килдең, кайда илтә китәр ягың?»
**
Тынган инде, зират, синең һәммә кешең.
Бөртек-бөртек туфрак инде һәрбер җисем.
Нинди хикмәт ширбәт эчкән икән алар,
«Мәхшәр»гәчә берни белми «йоклар» өчен?
**
Мәгънәләрнең саф энҗесен тиште алар,
Хода кем, дип, көн-төн фикер итте алар,
Тик әзәлнең йомгак очын тапмый гына,
Берәм-берәм мәңгелеккә китте алар.