Гомәр Богдалов: «Инде 30 ел эшли торган агентлык оештыруым белән горурланам»
Быел 6 июньдә «Татар-информ» агентлыгы үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Мәгълүмат агентлыгы оештыру идеясе ничек туган, беренче елларда агентлык ничек яшәгән, ул чагында нинди материаллар дөнья күргән – беренче генераль директор Гомәр Богдалов әнә шулар хакында сөйләде.
«Татар-информ»га ничек эшкә килүегез хакында сөйләгез әле. Сезгә бу вазифаны кем тәкъдим итте?
Миңа әлеге вазифаны беркем дә тәкъдим итмәде, чөнки «Татар-информ» юк иде әле. Башта без аны җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять рәвешендә оештырдык, һәм ул Россия төбәкләрендә беренче коммерцияле мәгълүмат агентлыгы булды. Моннан тыш, «Татар-информ» әле беренче милли агентлык та иде.
90нчы елларга кадәр Советлар Союзында ТАСС төп мәгълүмат агентлыгы иде. Бүлекчә буларак аңа Үзбәк телеграф агентлыгы, Украин мәгълүмат агентлыгы һәм союздаш республикаларның башка агентлыклары керде. Ә Татарстан кебек автономияле республикаларда газета-журналлар гына чыга иде.
Мондый идеология шартларында Татарстан һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләр арасындагы элемтәләрне беркем дә хупламады, киресенчә, аларга чик кенә куелды. Брежнев вакытында партия бары тик совет халкы гына бар, башка берни дә уйлап табарга кирәкми дигән нәтиҗә ясады.
Ил белән Горбачев идарә иткән вакытта Советлар Союзында милләтләр дә бар икәнен искә төшерделәр. Ул елларда мин дөньяда Россиядә яшәүче татарлар өчен кызыклы вакыйгалар баруы, шул ук вакытта, татар халкының күпчелек өлеше республикада түгел, ә аннан читтә гомер итүе хакында уйлана идем. Татарлар күпләп яши торган төбәкләр һәм республика арасында мәгълүмати элемтә булдыру турында уйлар башка килде. Ни өчен бу хакта язмаска? ТАСС агентлыгын мондый мәгълүмат бөтенләй кызыксындырмый иде.
КПСС Үзәк Комитеты газетасының элеккеге үз хәбәрчесе буларак, Гомәр Усманов (1982-1989 елларда КПССның Татарстан Өлкә Комитеты беренче секретаре. — Ред.) белән мөнәсәбәтләрем бик яхшы иде. Мин, беркем белән дә килештермичә, проблемаларны аңа шалтыратып кына да хәл итә ала идем. Һәм аның янына килдем дә, Татарстанга үзенең мәгълүмат агентлыгын булдырырга вакыт җитте, дидем. Ул минем фикерне хуплады һәм якынча бизнес-план төзергә кушты.
Фикер аңа җиткерелде, әмма ул аның башында «сәяхәт иткән» арада, Горбачев Гомәр Исмәгыйль улын КПСС Үзәк Комитеты секретаре итеп алды һәм аның урынына Минтимер Шәймиев килде. Мөгаен, алар үзара фикер алышкан булгандыр, ни өчен дигәндә, 1990 елның июнендә партия Өлкә Комитеты секретариатының «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм шул исемдәге газета оештыру турында Карары чыга. Башта ул «Пассаж» бинасында урнаша.
Шуны да искәртәсем килә: бездән соң оештырылган мәгълүмат агентлыклары телеграф агентлыклары дип түгел, ә, мисал өчен, «Якут-информ», «Чуваш-информ» дип аталды. Ягъни бренд үзе дә биредә барлыкка килде.
Димәк, мәгълүмат агентлыгын кәгазьдә оештырдыгыз. Алга таба нәрсә? Хезмәткәрләрне ничек җыйдыгыз? Процесс ничек башланып китте?
Ташкентта Үзбәк телеграф агентлыгында чыгарылыш өчен җаваплы редактор булып эшләгән чагында минем вазифага мәгълүмати бит, челтәр булдыру, кирәкле мәгълүматны сайлап алу кебек эшләр керә иде. Гади генә итеп әйткәндә, мин ТАСС системасында эшләдем, шунлыктан нәрсә һәм ничек оештырырга кирәклеген белә идем.
«Татар-информ»ны мин составына төрле баш редакцияләр (мәгълүмат редакциясе, татарлар күпләп яши торган төбәкләр белән элемтәләр буенча баш редакция, мәдәният редакциясе һ.б.) кергән ТАСС агентлыгы структурасы кебек оештырдым.
Кадрлар акрынлап җыелды. Татарстан тарихында шундый беренче мәгълүмат агентлыгы оешу барысына да кызык иде. Республиканың күп кенә танылган кешеләре (мисал өчен, татар шагыйре һәм публицист Равил Фәйзуллин) үз балаларын, берникадәр вакыттан соң күренекле драматург, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин үзенең кызын алып килде һ.б. Яхшы, белемле егетләр һәм кызлар җыелды. Аларга агентлыкта эшләүнең нечкәлекләрен аңлаттык.
Редакция баштарак «Пассаж» бинасында урнашты һәм коммерция структурасы буларак оешкан иде, дип әйттегез. Ә күчеш этабы кайчан булды?
Агентлык бераз киңәйгәч (анда 15–20гә якын кеше эшләде), эш вакытының яртысы хезмәт хакы түләү һәм агымдагы чыгымнарга акча эзләүгә китә иде. Без нәрсә белән генә шөгыльләнмәдек: заказга кесә сәгатьләре ясадык, мин район партия җитәкчеләреннән акча теләнеп йөрдем. Күпләр кулдан килгәнчә ярдәм итте. Алар минем бу акчаларны беркайчан да үз кесәмә салып куймаячагымны белә иде. Әмма болай озак дәвам итә алмаячагын да аңлый идем.
1993 елның февралендә мин Шәймиев янына кердем (ул чагында Президент иде инде). Һәм аңа болай дип әйттем: «Республика дәүләт мәгълүмат агентлыгы оештыру өчен өлгереп җитте бугай». Ул бик зирәк кеше, мине тыңлап торды да: «Үз фикерләреңне язып китер», — диде.
Һәм мин яздым. Аннары ул мине Кремльгә чакырды. Табын әзерләделәр, Шәймиев вице-президент Василий Лихачев (1991-1995 елларда Татарстан Республикасының вице-президенты. — Ред.) белән бергә килгән иде. Без өчәү сөйләшеп утырдык, күпмедер вакыт үткәннән соң Президентның «Татар-информ» дәүләт мәгълүмат агентлыгын оештыру турында указы чыкты. Агентлыкны гамәлгә куючылар республика Президенты һәм Министрлар Кабинеты иде. Шунысын да искәртергә кирәк: оешма Татарстанның Матбугат министрлыгы структурасына кермәде.
Ягъни агентлык дәүләт статусын ала һәм сез күченәсез…
Без «Пассаж»дан ДОСААФның хәзерге бинасына күчендек. Сүз уңаеннан, 1994 елда анда Айдар Сәлимгәрәев эшкә килде. Хезмәткәрләр саны 50-60 кешегә җитте. Зур агентлыкка әверелде, акчалар бүлеп бирелде.
Агентлыкның структурасы хакында тәфсилләбрәк сөйләгез әле. Бездә хәзер татар һәм рус редакцияләре аерым. Ә сездә ничек иде?
Бездә андый әйбер юк иде. Без Татарстаннан читтәге төбәкләрдә яшәүче татарлар белән эшләүне максат итеп куйган милли агентлык идек. Шунлыктан бездә татар һәм рус редакцияләренә бүленеш булмады.
Безне күбесенчә милләтара һәм мәдәни тормыш кызыксындырды. Моннан тыш, бездә Төркиядә, Ленинград, Саратов һ.б. шәһәрләрдә хәбәрчеләр пунктлары бар иде.
Ягъни сездә илнең һәм дөньяның төрле нокталарында татарларның ничек яшәвен, нинди мәдәни чаралар узуын, аларның тормыш-көнкүрешен яктырткан хәбәрчеләр булган.
Әйе. Боларның барысы да Казанда җыелды. Ул чагында интернет юк иде әле, шунлыктан редакцияләр сводкаларны үзләре җыйды. Бу минем дустым, «Республика Татарстан» газетасының элеккеге баш мөхәррире Евгений Лисин янына кергәнче шулай дәвам итте. Мин аңа: «Хәзер барлык редакцияләрне компьютер челтәрләре белән тоташтыру өчен махсус техника бар. 12 миллион сум кирәк», — дидем. Бу очракта беркемне дә сводкалар җыю өчен җибәрергә кирәкми иде. Редакцияләр арасында тәүге элемтә шулай барлыкка килде.
«Татар-информ»дагы беренче эш көнегезне, үзегез имзалаган тәүге боерыкны хәтерлисезме?
— Хәтерләмим. Әмма коммерция структурасы буларак оешкан «Татар-информ» дәүләт агентлыгыннан бик нык аерылып тора иде.
Гомумән алганда, романтика белән сугарылган, кызыклы чор иде ул. Бәлки, хәзерге вакытта хупланмый торган вакыйгалар да булгандыр. Башка заман иде бит.
РФ Президентының 1996 елда миңа «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирүе «Татар-информ»дагы эшемә бәя булды. Моннан тыш, Татарстан журналистикасының яңа моделен үстергән һәм мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеген башлап җибәргән өчен 2012 елда 70 яшьлек юбилеема Юрий Камалтынов (2005-2013 елларда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе. — Ред.) тарафыннан имзаланган Хөкүмәт телеграммасы җибәрделәр.
— Агентлыктан нигә киттегез?
— Безнең тыныч кына барган тормышыбыз күпләргә тынгылык бирмәде. 1998 елда «Татар-информ» агентлыгын ябу турында указ чыга. Президент указында әйтелгәнчә, агентлыкны ликвидацияләүгә бәйле рәвештә генераль директор һәм аның кул астындагыларның барысы да эштән азат ителә.
— Ни өчен ябарга булдылар?
— Имеш, мәгълүмат җыю белән Матбугат министрлыгы шөгыльләнгән. Һәм кирәге булмаган параллельлектән котылу өчен, агентлыкка ясин чыгарга кирәк. Моңа кадәр агентлыкта финанс өлкәсендә зур тикшерү үткәрелде. Аны Хәләф Низамов (1991-1998 елларда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе. — Ред.) җитәкләде. Бик гаярь кеше иде ул.
— Моның сәбәбе — Матбугат министрлыгына буйсынмавыгыздамы?
— Чынлыкта, министрлык мәгълүмат җыю белән шөгыльләнми иде. Минемчә, беркемнең дә контролендә булмаган органның тыныч кына яшәп ятуы аларга тынгылык бирмәгәндер.
— Ягъни барлык газеталар, радио һәм телевидение министрлыкка буйсына иде…
— Әйе, «Татар-информ»нан кала — барысы да. Агентлыкны япканнан соң мин аларга: «Әгәр ике-өч айдан соң шундый ук орган булдырмасагыз, мин булмаячакмын», — дидем. Ике-өч чамасы вакыт үткәч, 1998 елның ахырында Президент каршында, Матбугат министрлыгының бер бүлекчәсе буларак, «Татар-информ»ны яңадан оештырдылар.
Аңа кадәр мин аларга Миславский урамында аерым бина юнәттем. Барысы да үз эзенә төште, агентлыкка Римма Ратникова килде (1998-2004 елларда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының генераль директоры. — Ред.).
— Бинаны 1998 елда алдыгызмы?
— Әйе, мин генераль директор чагында агентлык ДОСААФтан Миславский урамына күченде. Мин әлеге бинаны бик тиз рәткә китердем, бюджеттан акча алдым. Бина бүген дә әлеге урамны бизәп тора.
— Сез хәзер «Татар-информ»да бергә эшләгән хезмәттәшләрегезнең берәрсе белән аралашасызмы?
— Әлбәттә, алар миңа шалтырата. Әйтик, Алсу Вәлиуллина, ул инде күптән Америкада яши. Миңа гел язгалап тора, «Татар-информ»га бәйле якты мизгелләрне хәтерләвен әйтә.
— Сез «Татар-информ»ны 8 елга якын җитәкләгәнсез икән.
— Әйе. 1990 елдан 1998 елга кадәр.
— «Татар-информ»ны соңгы тапкыр кайчан укыдыгыз?
— Мин аны даими рәвештә һәм кызыксынып укыйм. Мин бик канәгать һәм горурлык хисләре кичерәм, чөнки гел үзгәреп торган дөньяда бөтен кешенең дә агентлык кадәр агентлык оештырырга хәленнән килми бит.