Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гомәр Бәшировның басылмаган хикәясе: «Өч нокта. Таксист кыз Малайша һәм Илдар»

7 гыйнварда Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулды. Бөек әдибебезнең иҗатын өйрәнү эшенә яшь буын укучыларның алынуы сөенечле. Зилә Мөбәрәкшина әдипнең моңарчы басылмаган хикәясен фәнни күзлектән өйрәнүче 11 сыйныф укучысы Алсинә Хаева белән сөйләште.

news_top_970_100
Гомәр Бәшировның басылмаган хикәясе: «Өч нокта. Таксист кыз Малайша һәм Илдар»
Зөфәр Бәширов, Гәүһәр Хәсәнова архивларыннан

Алсинә Хаева Арчаның җиденче рус мәктәбендә унберенче сыйныфта белем ала. Татар әдәбияты, аеруча якташ әдипләрнең иҗаты белән тирәннән кызыксына. КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина укучының Филология һәм мәдәнитара багланышлар институтында декабрь аенда үткән Лев Толстой исемендәге укучылар конференциясе-конкурсында Гомәр Бәшировның киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган әсәрен тәкъдим итеп чыгыш ясавы хакында хәбәр итте. Татар әдәбиятының йөзек кашларыннан берсе булган Гомәр Бәширов белән Алсинә якташ әдип буларак та горурланып кызыксына. Безнең карашка, мәктәп укучысының әдәби әйләнешкә яңа әсәр тәкъдим итүе игътибарга лаек күренеш.

Алсинә үзе турында: «Мин — татар баласы», — дип горурланып сөйли. Татар теле, әдәбияты белән кызыксынуын да бабалар каны белән сеңгән дип белә. Хикәяне табу-ачыклау тарихына күз салсак, ул болайрак: Гомәр Бәшировның туган нигез урынында (Арча районы Яңа Сала авылы — З.М.) «Әдәби бакча» барлыкка килә һәм аңа багышланган истәлек тактасы ачыла. Мәктәптә урнашкан олуг әдипкә багышланган музейга яңа материаллар да кайта. Алсинәнең кулына Гомәр Бәшировның үз кулы белән язган кулъязмасы эләгә…

«Монда бит мәхәббәт ярылып ята!»

Алсинә, беркемгә дә билгеле булмаган кулъязмага ничек юлыктың?

Авыл китапханәсе Гомәр Бәшировның торган йортында урнашкан иде. Әмма соңгы елларда ул җимерек хәлдә булды, китапханәне мәктәпкә күчерделәр. Нигезе урынында «Әдәби бакча» ачылды. Нәкъ шул вакытта уникаль кулъязманы Гомәр аганың улы Зөфәр Бәширов әдипнең васыяте буларак тапшырып калдырган.

Хәзер яшьләрдә татар әдәбияты тарихы белән кызыксыну сүлпәнәйде, алар буш вакытта смартфоннарда уен уйный, дип шелтәләргә яраталар. Сиңа шушы сүзләр тәэсир итте микән әллә?

Анысы да хак. Бу кулъязма мине әдәбиятның серле дөньясына алып кереп китте, миндә зур кызыксыну уятты һәм эзләнергә этәргеч, дәрт бирде. Авылның иң өлкән, Гомәр аганы күреп, аралашып яшәгән Яңа Сала авылы акъәбиләре белән аралашу шулай ук ярдәм итте.

Эзләнгәндә әдибебезнең «Күңел дәфтәрләре» һәм «Гыйбрәт» әсәрләрен укып чыктым. Кулъязма белән бу әсәрләрдә уртак күренешләрне, образларны табарга тырыштым. Әмма бернинди дә кабатлану тапмадым, кулъязма аерым бер әсәр икән дигән нәтиҗәгә килдем.

Хикәя белән таныштыр әле.

Кулъязма барлыгы 23 биттән тора, 1953 елда языла башлый. Беренче битендә әсәрнең планы бирелгән. Биредә вакыйгаларның эзлекле тәртиптә үстерелгәнен күрә алабыз. Сюжетта — Малайша исемле таксист кыз белән Башкортстанга бару тарихы. Әсәрдә ике Малайша бирелә — төп геройның элеккеге мәхәббәте һәм таксист кыз.

Сәер яңгырый…

Әдип таксист кызның серлелеген төгәл детальләрдә тасвирлап бирә. Мәсәлән, Малайшаның күкрәкләрен яшерүе телгә алына. Юлда барганда төш күргән кебек элек булган хәлне күз алдыннан үткәрә ул.

Яшьтәшләрендә бу әсәр кызыксыну уятыр дип уйлыйсыңмы?

Һичшиксез. Монда бит мәхәббәт сюжеты ярылып ята! Ахыры ачыкланып җитмәгән мәхәббәт күпләрнең игътибарын җәлеп итәр, дип уйлыйм. Сыйныфташларга укыдым, алар әсәр сюжетының финалын белергә теләде — Малайшаның Гомәр Бәширов биографиясендә кем булганлыгын ачыклыйсылары килде.

«Гомәр ага — үзенең әсәрләре кебек үк төпле кеше»

Текст белән эшләү барышында Гомәр аганың кулъязмасын күчерергә туры килде. Бердән, автор текстны язганда күп төзәтмәләр керткән булган. Төп героен Илдар Нуриев дип атый ул. Хикәянең төп сюжет сызыгы — Илдарның юлда барган вакытта, үткән тормышындагы үкенечле мәхәббәте хакында фикер йөртүе. Ул элек комбайнда эшләгән. Кыяфәте белән малайчарак Шәүрә белән таныша. Алар бер-берсен ошатып та йөриләр. Ләкин егет: «Кияүгә чыккач та, ата-ана, туган җирем димисез, мәхәббәт һәм ярату дип, әллә кайларга чыгып китәсез, фамилиягезне үзгәртеп, нәселегезне юк итәсез», — дигән ахмак сүзләр белән Шәүрәне кыерсытуын аңламый да кала. Шәүрә гарьләнә.

Әлеге уйламый әйтелгән сүз ничә еллар үтсә дә, Илдарга һаман тынгылык бирми. Ул Шәүрәне кайтарырга тели, берничә тапкыр телеграмма бирә, хатлар да язгалый, тик берсенә дә җавап килми. Әсәр ахырында герой мәдәният йортына кереп китә, Малайша аны көтеп кала һәм күп нокталар…

Илдар, Малайша… Бу кешеләр җыелма образмы яки чын кешеләрме?

Гомәр аганың улы Зөфәр абый (Зөфәр Бәширов — З.М.) әтисенең әсәрләрендәге һәр геройның тормыштан алынганын әйтә. Бу кешеләрнең прототипларын таба алмадык. Геройларның тышкы кыяфәтләре ачык сурәтләнгән. Кызык өчен без аларның рәсемнәрен сыйныфташларыбыз белән ясап карадык.

Авторның осталыгын ничек бәяләр идең?

Гомәр ага — көчле язучы, киң карашлы, төпле фикерле әдип. Әйткән фикере төгәл, сөйләм теле дә саф, затлы, салмак, аһәңле. Әдип милләтебезнең тарихын һәм гасыр ахырындагы халәтен күпсанлы әдәби әсәрләрендә чагылдырып кына калмыйча, кыю рәвештә милли проблемаларны калкытып куя. Менә шундый ул без белгән һәм әлегә белеп тә бетермәгән классигыбыз Гомәр Бәширов!

«Күңел дәфтәрләре»ндә ул комбайнчы кыз турында да яза. Фактларга килгәндә, шул заманга барып тоташмый микән, дигән фараз бар. Әсәрнең планы бирелгәч, дәвамы да булгандыр, еллар узгач югалгандыр гына дигән нәтиҗәгә килдем.

Галимнәр ачышың белән кызыксынуларын җиткергәннәрдер…

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткән Лев Толстой исемендәге конкурс-конференциядә татар әдәбияты секциясендә чыгыш ясаганнан соң әдәбият галимнәре: «Зур эшкә тотынгансыз», — диделәр. Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының район этабында минем белән бергә катнашкан кызлар да хикәянең басма вариантын укырга теләк белдерде.

Бу урында гына туктап калмассың бит?

Ниятем — КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты, журналистика белгечлегенә укырга кереп, классик әдибебез иҗатын өйрәнеп, фәнни эшләр башкару. Бу хикәягә килгәндә, Гомәр аганың оныгы — галимә Гәүһәр Хәсәновадан хикәя турында янәдән сорашасым килә.

Минем эшләремә һәрвакыт «яшел ут» биргән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Фәйзуллинаны икенче әнием дип йөртәм. Нинди эшкә тотынсам да, ярдәм кулын суза: киңәшчем дә, сердәшчем дә ул.

Гомәр Бәшировны турында авылдашлары: «Күрешеп гәпләшә, чишмә буйларына төшә»

Гомәр Бәшировның иң өлкән якташы Гөлсәрия Миңнебаева, 90 яшь:

— Хәерниса апа исемле якын туганының йортына кайтып йөрде ул, безгә күрше генә иделәр. Кайтканда безгә дә керде. Тыйнак, гаҗәеп итагатьле, ипле кеше булды Гомәр ага. Беркайчан да артыгын әйтми торган сак сүзле кеше булып истә калган. Заманы да шундый иде, профессиясе дә шуңа күнектергәндер — следователь булып эшләде бит. Аларга артыгын сөйләшү ярамаган да, килешмәгән дә.

Чүнниккә менә, авылдашлары белән күрешеп гәпләшә, чишмә буйларына төшә. «Без үскән чактагы кебек тора һаман да», — дип нәрсәләргәдер сөенә, нәрсәнедер тапмаса, үзгәрешләр барын күрсә, сораша, кайчак моңаебрак та кала. Тирә-якларны урап кайтыр өчен, Бидә елгасының бер ягыннан чыгып китә иде, икенче ягыннан кайтып керә…

Олыгая төшкәч, улы Зөфәр абый белән кайтып йөрде. Зөфәр абый Гомәр аганың үзен дә, авыл табигатен, кешеләрен дә бик күп итеп карточкага төшерде. Бер сәяхәтне һич онытасым юк. Елга буйлап барганда Гомәр ага, кинәт тукталып: «Гөлсәрия, без бит синең белән бабаң ягыннан туганнар», — диде. Аннан өстәде: «Мин мулла нәселеннән булгач, артык төпкә кереп китеп, бу хакта сөйләп тормыйм, әмма безнең туган икәнне онытма». Аралашуда ягымлы иде Гомәр ага, беркайчан да кемгәдер каты бәрелгәнен хәтерләмим. Балалар белән — балаларча, олылар белән олыларча сөйләшә белде.

Әсәрдән өзекләр

Алсинә Хаева бу әсәрне кайда һәм ничек бастырып чыгачагын әлегә үзе дә хәл итеп бетермәгән. Аның рөхсәте белән без әсәрдән аерым өзекләрне тәкъдим итәбез.

«Көз башының кояшсыз, тын көннәрендә безнең якның табигате береннән бере куынычлырак куыша, бизәкләрен күз иярмәс тизлек белән үзгәртеп шулай шуклана».

«Уйсу җирләр, иүкел һәм үзәннәр өстендә эленгән зәңгәрсу пәрдә нәрсә икән? Рәшә дулкыннарымы? Әллә иртәнге сыек томанмы».

«Күз күременә сузылган яшел уҗым басулары читеннән алтын сары койма булып көзге басынкы урманнардатын, күк йөзендә анда-санда туктап калган кысыр болытлар да гүя йокымсырагандай хәрәкәтсез эленеп торалар».

«Бөек Тукай Ватаны, гүзәл Татарстаннан мин. Казан артының мәрхәмәтле, йомшак күңелле анаңдай сөйкемле табигать дисеңме, өй түрендәге миләш, шомырт агачлары, тыкрык туры саен чылтырап агып яткан салкын чишмәләре, авылның өстенә ауарга торган күкеле, сандугачлы кыры-урманнары дисеңме… мин боларны монда нәрсәгә тиңлим?!»

Тирә-юньне сурәтләгәндә автор Татарстанның тирән чокырлы юлларына да урын бирә: «Илдар абый, билләһи искәрми калдым. Адым саен чокыр, юлы юлмы соң әле аның!»

Хикәянең ни турында буласын әдип безгә үзе тәкъдим итә:

“— Илдар дигән элекке бер егетнең Малайша дигән кыз белән Башкортстанга чыгуы;

— Малайшаның имиләрен ничек яшерүе;

— Ни сәбәпле кыздан малай булырга тырышуы хакында. Бәлки моны Дилбәргә файдаланып булыр. Яратышулар да бар».

Көннәрдән бер көнне шулай аяз кичтә, сөйләшеп утырган вакытта, Илдар уйламый Шәүрәгә: «Һи! Сезнең хатын-кыз халкына юләр дәрәҗәсеннән менү кая әле ул?.. Нинди генә хокуклар бирелмәсен, сезнең сеңел әле һаман да ирләр теләге белән йөри. Кияүгә чыккач та ата-ана, туган җирем димисез, мәхәббәт-ярату дип әллә кайларга чыгып китәсез, фамилиягезне үзгәртеп, нәселегезне юк итәсез», — дип әйтә.

Геройларның портретлары:

Илдар Нуриев: «Коңгырт сары чәчле»; «Өстенә яхшы костюм кигән, муенында да купшы галстук, аягында да солдат итекләре түгел, ялтырап торган сары ботинка».

Малайша: «Чая кыяфәтле, чем кара күзле, беркемнекенә дә охшамаган матур иренле. Чәчен егетләрчә кырдырып, башына яшел кепка, өстенә фуфайка белән чалбар кигән».

Шәүрә: «Ягымлы тавышлы. Әнә шулай нәкъ урта бер җирендә каядыр өскә очынырга җыенып та моңсу гына бер дугай булып яңадан түбән төшкән чем кара куе кашлары. Техника өлкәсендә белмәгән эше юк. Ул Әлкәйдә эшли башлагач, бөтен ватык машина-тракторлар «эшли башлый». «Юка гына гәүдәле яшьрәк кенә шушы кызның Әлкәй ягына килеп чыгуы булды, шунда ук көннәр дә ачылып китте, комбайннар да дәртләнебрәк эшли башлады».

Гомәр Бәшир улы Бәширов — күренекле татар язучысы, фольклорчы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1996).

1901 елның 7 гыйнварында Арча районының Яңа Сала авылында туа. 1919 елның җәендә язучы Арча өязенең Урта Бирәзә авылында укытучы булып эшли башлый. 1932 елдан ул «Кызыл Татарстан» газетасында, аннары «Совет әдәбияты» журналында эшли башлый. 1937 елда язучының атаклы «Сиваш» повесте басылып чыга. «Намус» романы 1948 елда басыла. Халыкның Ватан сугышы чорындагы фидакярь хезмәтен яктырткан бу әсәр өчен Гомәр Бәшировка, 1951 елда, икенче дәрәҗә Дәүләт премиясе бирелә.

1968 елда язучы татар халкының гореф-гадәтләрен яктырткан «Туган ягым — яшел бишек» исемле автобиографик әсәрен тәмамлый. 1978 елда Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә» романы басылып чыга.

Гомәр Бәширов — фольклор әсәрләрен туплап, бастырып чыгару эшенә дә күп көч куйган язучы. «Туксан тугыз мәзәк», «Мең дә бер мәзәк» исемле китаплар аның хезмәт нәтиҗәсе. Гомәр Бәширов — озак еллар буе җәмәгать эшләре алып барган язучыларның берсе. Ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе була. Берничә мәртәбә СССР һәм РСФСР Язучылар союзы идарәсе составына кертелә. Ике мәртәбә СССР Югары Шурасына депутат булып сайлана. 1999 елның 7 маенда Казанда вафат була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100