news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар улларының исемен әйтте

news_top
Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар улларының исемен әйтте
Фото: Илгиз Хәсәншинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Гөлзада Шакирҗанова һәм Илгиз Хәсәншиннар гаиләсендә сөенечле вакыйга булган иде. Иҗади гаилә беренче тапкыр әти-әни булды, аларның уллары бар. Шушы көннәрдә сабыйга бер ай тулган. Шул уңайдан Хәсәншиннар улларына нинди исем кушуларын әйтте. Пар сабыйга Сөләйман дигән бик матур исем сайлаган.

«Исеме бик күркәм. Сау-сәламәт, бәхетле, тәүфыйклы, акыллы булып үссен. Бик шатмын сезнең өчен», «Бәбекәчегезне беренче ае белән», «Бәхете белән үссен», – дип теләкләр язып калдырганнар аларга интернет дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар