Тапшырулар алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина Яңа елда үзенең һәм әнисенең зур хыялын чынга ашыра алган: өр-яңа машиналы булган.
«Мин аны әнинең хыялын чынга ашырасым килгәнгә алдым. Монда – 4-5 сәгатьлек йокыларым», – дип, үзенең куанычы белән уртаклаша экраннар йолдызы.
Сәхифәсен карап баручылар да Гөлүсә өчен шатланганнар.
«Вау, Аллаһка шөкер, лаеклы машина. Әлеге «ракета»ны сатып алу өчен күпме хезмәт куйганыңны бер үзең генә беләсеңдер. Юлларыңда светофорның яшел уты гына януын телим, машина йөртүчеләрнең дә әйбәтләре генә очрап торсын»; «Син бик тә тырыш»; «Син булдырасың, Гөлүсә. Үз көчең, үз тырышлыгың белән»; «Ай, Гөлүсә, матуркай, котлыйм яңа машинаң белән. Матур төшкәнсең, яңа машина да шат синең өчен», – дип, матур комментарийлар калдыралар алар.